Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре була
Мәскәүдә Татарстан киносы һәм «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» көннәре уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә....
Мәскәүдә Татарстан киносы һәм «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» көннәре уза. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Өч көн дәвамында – 30 ноябрьдә һәм 1, 2 декабрьдә Россия башкаласы халкы Казан Халыкара мөселман киносы фестивале җиңүче фильмнары белән таныша алачак. Шулай ук бу көннәрдә Татарстан кинематографистларының тамашачыларда кызыксыну уяткан соңгы эшләрен дә күреп булачак.
Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре 30 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә ачыла. Фильмнарны кинолента авторлары үзләре тәкъдим итәчәк.
30 ноябрьдә Татарстан киносы һәм «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» көннәре ачылышы ачылышы һәм «Мулла» фильмы (Татарстан) була.
1 декабрьдә «Наш проповедник» (Мисыр); «Байгал» (Татарстан); «Ксерокопия» (Мисыр) фильмын күрсәтәләр.
2 декабрьдә «Хәлимә» (Татарстан); «Ласковое безразличие мира» (Казахстан) фильмнары күрсәтелә.
Тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиле Равил Әхмәтшин, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе, режиссер һәм «Байгал» фильмы продюсеры Илдар Ягъфәров, «Мулла» фильмы режиссеры һәм баш герое Рамил Фазлыев, «Хәлимә» фильмы режиссеры Юлия Захарова булачак.
Фото: Илнар Тухбатов
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
Комментарий юк