Логотип
Хәбәрләр

Мәскәүдә XII Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узачак

Бәйгедә 12-30 яшьлек Россия гражданины булган ир-егетләр генә катнаша ала.   Казан, 21 май, "Татар-информ"). 6 июнь көнне Мәскәү шәһәрендә XII Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узачак. Россия Мөфт...

Бәйгедә 12-30 яшьлек Россия гражданины булган ир-егетләр генә катнаша ала.
 
Казан, 21 май, "Татар-информ"). 6 июнь көнне Мәскәү шәһәрендә XII Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узачак. Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итүенчә, чарада Мәскәү, Татарстан, Дагыстан, Чечня һәм Россиянең башка төбәкләреннән катнашучылар көтелә. 
Бәйгедә җиңү яулаучы Халыкара Көръән укучылар конкурсында Россия исеменнән чыгыш ясаячак. Ул быел октябрь аенда Мәскәүдә узар дип ниятләнә. 
XII Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә катнашучының Коръән хафиз булуы шарт. Бәйгедә бары 12-30 яшьлек Россия гражданины булган ир-егетләр генә катнаша ала, диелә хәбәрдә.  

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк