Мәдәниятебез маягы!
«Әни белән бергәләшеп, Коркачыкның матур болыннарыннан җырлый-җырлый җиләк җыйган, урман буйларыннан гөмбә эзләгән чорларны күз яшьсез искә төшереп тә булмый...»
«Матур кеше» төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Кемдер бу сүзләрдә кешенең тышкы төс-кыяфәтендәге чибәрлекне, ә кемдер – кешенең кылган гамәлләрен күз алдында тота. Тормышта төс кыяфәте белән дә, эшләгән гамәлләре белән дә, эчке дөньясы белән дә матур шәхесләр була. Шундыйлардан берсе дип, Биектау район мәдәният йортында 2002 нче елдан бирле хезмәт куючы Ризәлә Фәлвәт кызы Уткузованы атарга була. Егерме елдан артык үзенең көндәлек тормышын, яшәешен мәдәнияткә һәм халыкка бәйрәм оештырып, район кешесен бераз мәшакатьтән арындыруга багышлаган бу шәхес турында туктамыйча озак итеп сөйләргә була.
Хезмәттәшләре аны яратып «Сәхнә күрке», «Биектау сандугачы» дип атарга ярата. Дөрестән дә, район күләмендә узган бер генә чара да аннан башка узмый. Төрле республика чараларында да чыгыш ясап, югары бәяләмәгә ия булган «Казансу» вокаль ансамбленең солисты буларак та, район мәдәният йорты каршында эшләп килгән театр коллективының һәвәскәр артисты буларак та халык мәхәббәтен яулаган Ризәлә Уткузова район чараларында коллектив биюләрдә дә катнашып, тамашачыны таң калдыра. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк җан булып, тормышын мәдәният белән бәйләгән бу ханымның татар халык җырларын башкаруын һәр чарада халык түземсезлек белән көтеп ала.
Тумышы белән Ризәлә Уткузова Биектау районының Коркачык авылыннан. Үзе турында күп сөйләргә яратмаучы ханым җыр-моңга мәхәббәтне әти-әнисеннән күчкән мирастыр дип саный. Дөрестән дә, аның әтисе Фәлвәт абый һәм Минниса апалар да моңга гашыйк җаннар. Моның кадәр үзәкне өзә торган моңлы тавыш кайдан килде дигән сорауга, гадәттәгечә ягымлы елмаеп, Ризәлә уйга бирелә. «Үземне белә башлаганнан бирле, безнең нигездә татар моңы агылып торуы исемдә. Нинди генә эшкә тотынмасын, әнием бик матур итеп, моңлы, яңгыравык тавыш белән татар җырларын башкара иде. Әниебезнең Бисмилласын әйтеп башлаган һәр эше җыр белән үрелеп барды. Әни белән бергәләшеп, Коркачыкның матур болыннарыннан җырлый-җырлый җиләк җыйган, урман буйларыннан гөмбә эзләгән чорларны күз яшьсез искә төшереп тә булмый.
Кызганыч, әниебез иртә гүр иясе булды. Шулай да, ул безгә тормышны яратырга, олылырны хөрмәт итәргә, туган җир, туган туфрак, торган нигез һәм туган тел төшенчәләренең асылын ачыкларга ярдәм итте. Авыл җирендә эш күп булса да, әти-әни гаилә белән бергәләп кич утырырга һәрдаим вакыт таба белделәр. Авылда оештырылган мәҗлесләрдән, безнең әти һәм әнисез узганнары сирәк булгандыр. Чөнки алар икесе дә авылда иң оста җырчылардан саналганнар. Бүгенге көндә дә, әти белән җәйге матур кичләрдә, авыл һавасын сулап, татар халкының моңлы җырларын җырлап утыру күңелдә ниндидер, аңлатып бетермәслек хис уята, яшәргә көч һәм дәрт өсти. Төп нигездә туганнар белән җыелганда, балачак хатирәләре, яшьлек еллары еш искә алына, җырлаган вакыттагы төшерелгән фотосурәтләр аша мәктәп еллары да җырсыз узмаганы ачыклана: анда оештырылган чараларда да, кунакларны каршы алганда да җырларга ярата идем. Ничек кенә булмасын, туган авылым Коркачыкның мәдәният йорты сәхнәсендә, җырларым аша тамашачыга хисләремне белдерү үтә дә куанычлы. Җыр-моңга мәхәббәт уятканнары өчен газизләрем әти һәм әнигә рәхмәтем чиксез!» – ди Ризәлә ханым.
Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбен тәмамлап 1998 елда Казан музыка училищесына укырга керә. 2002 елда укып бетереп кайтканнан бирле туган районы мәдәният бүлегендә хезмәт куя. Барлык район мәдәни чараларында актив катнаша. Җыр-биюгә, театр сәнгатенә гашыйк Ризәлә үзен барлык өлкәләрдә дә сыный.
Эштән курыкмый торган, нечкә күңелле булса да, батыр йөрәкле Ризәлә Фәлвәт кызы «Ак калфак» татар хатын-кызларының Биектау районындагы бүлекчәсендә иҗтимагый эшчәнлек алып барырга вакытын да, җаен да таба белә. Биектау районында 2014 нче елдан бирле эшләп килгән бу оешманың бер генә утырышын да калдырмыйча, эш планын корганда үзеннән өстәмәләр кертеп, аның инициативасы белән күп кенә тәрбияви әһәмияткә ия булган чаралар оештырыла.
Сәхнә йолдызы булудан тыш, Ризәлә Уткузова мәдәният бүлегенең кадрлар эшчәнлеген дә алып бара. Районның мәдәният йортларында эшләүче һәр кеше аның кул астыннан узып кына калмый, ул алар белән бергә «яши» дип әйтергә була. Ризәлә Фәлвәт кызы һәр хезмәткәрнең авыр мизгелендә ярдәм кулы сузарга, шатлыклы минутларында тагын да дәрт өстәүче сүзләр табып, алар белән куанырга вакыт таба белә. Аның ишеген каккан бер генә кеше дә кире борылмый: сабыр күңелле, тыйнак Ризәлә Уткузова иң чуалган вакыйгалардан да чыгу юлын таба белә, киңәше белән һәркемгә туры юл күрсәтүче маяк булып тора.
Тырышлыклары белән аерылып торган, юбилей даталарын билгеләп узучы мәдәният хезмәткәрләренең эшен бәяләү өчен төрле чарасын табып, аларга тагын да тырышып эшләргә кызыксыну чараларын табарга да вакытын җәлләми. Аның инициативасы белән күп кенә шәхесләр Республика һәм район җитәкчелегенең бүләкләренә, мактаулы исемгә лаек булдылар. «Кеше шатлыгына сөенә белгәнгә, сөенеч өеп-өеп бирелә», – диләр. Бу сүзләр, тәгаен, дөрестер, чөнки Ризәлә Уткузованың үз хезмәте һәм тырышлыгы да югары бәяләнә. Әйтик, 2019 елда ул республика күләмендә узган грант конкурсында җиңеп, «Професионал» исеменә лаек булса, 2022 нче елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исем бирелде.
Сәхнәдә балкырга илһам бирүче, тормыш йөген тартырга терәк булган ике улын «минем ике терәгем, ике таянычым, ике канатым», – дияргә ярата Ризәлә ханым. Моннан соң да, халыкны чыгышлары белән сөендереп, ике улының игелеген күреп, тормыш авырлыгы күрмичә, бәхетле тормышта яшәргә язсын иде Биектауның мәдәният өлкәсендәге «маягыбыз» Ризәләгә!
Автор: Лилия Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк