Логотип
Хәбәрләр

«Мәйсәрә роле нәкъ Гөлназ өчен язылган диярсең». Гөлназ Гафурова белән әңгәмәдән өзек

«Сәхнә» журналының март санында Гөлназ Гафурова белән зур әңгәмә чыкты. Гөлназ турында хезмәттәшләре:

Фәридә Әхмәтшина, Татарстанның халык артисты: «Зәңгәр шәл» – татар драматургиясе классикасы икәнлеге барыбызга да билгеле, һәм бу әсәр халкыбызның музыка дөньясы хәзинәсе булып санала. Аны хәтта безнең халыкның бриллианты дияргә мөмкин, сәхнәдә куелган саен тамашачыны җәлеп итә, төрле яктан ачыла һәм гел кызыклырак була башлый. Без әлеге әсәрнең төрле театрлардагы куелышын беләбез.

Казан шәһәр филармониясе артистларының «Казан» бию ансамбле белән берлектә куйган куелышы, әлбәттә, миңа калса, аерым игътибарга лаек. Миңа бу спектакльдә абыстай ролен уйнау бәхете тиде. Билгеле булганча, Ишан хәзрәтнең дүрт хатыны булган. Бездә бу рольләрне – Алсу Сөнгатулина, мин, Ләйсән Мәхмүтова һәм Алсу Вәлиуллина уйный. Безнең өчен бу бик зур бәхет, гомумән бу әсәргә кагылу зур дәрәҗә.

Үзем тыныч, бик тыйнак кеше буларак, миңа бу рольгә керү җиңел булмады, чөнки минем героиням, ул кисәк кенә тавыш күтәрергә мөмкин. Бу бигрәк тә Ләйсән Мәхмүтова белән диалогта ачык сизелә: «Гайбәтемне чәйнәргә шуннан да уңайлырак урын тапмадыгызмы?» – дигән сүзләрне кычкырып, басым ясап уйнарга туры килде. Без соңгы елларда җырчылар гына түгел, актрисаларга әверелдек.

«Зәңгәр шәл»дә төп рольне – Мәйсәрәне Гөлназ Гафурова башкара. Гөлназны мин инде күптән беләм һәм шул вакыт эчендә аңа хас булган шаянлык һәм җитезлекнең бергә шундый күркәм холык китереп чыгаруына игътибар иттем, шул ук вакытта ул бик тыйнак та. Менә шул тыйнаклык белән артистлык «уты» бергә тәңгәл килүе тамашачыны гына түгел, безне – хезмәттәшләрен дә җәлеп итә. Ул бик грациоз. Аның карашы бик тәэсирле, уены, буй-сыны, йөреше Мәйсәрә образын ачык характерлый. Миңа калса, Гөлназ ул бу рольгә алынуы һәм төгәл туры килүе – уңышлы табыш. Аңа Аллаһ Тәгалә, табигать шундый матур тышкы кыяфәт бүләк иткән: ягымлы елмаю, матур күзләр, табигый алсу битләр, аның астан гына шулай каравы юашлык та, җитезлек тә, шаянлык та бирә.

Шәхсән миңа Гөлназның уйнавы ошый: ул кызыклы һәм мәгънәле. Безнең өчен ул гомумән серле кеше. Бер караганда, тыйнак кыз кебек, аннары тагын да игътибар итсәң, ул ут кебек җитез була башлый. Шул вакытта аны күзәтү теләге тагын да арта. Менә бу актрисаның югары сәнгать осталыгы турында сөйли”.

Алсу Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты: «Зәңгәр шәл»дәге абыстай ролем миңа бик ошый – рәхәтләнеп башкарам. Әлеге роль аша мин халкыбызның бөек классикасына кагылам. Музыкаль спектакльдә уйнау, аның бер өлеше булу минем өчен горурлык һәм бәхет. Гомумән, без, җырчы артистлар өчен мондый спектакльләрдә уйнау үзе бер кызыклы тәҗрибә ул.

Гөлназга килгәндә, ул үзенең Мәйсәрә ролен бик профессиональ дәрәҗәдә башкара. Пьесаның авторы Кәрим Тинчурин тасвирлаган хатын-кыз образын нечкә тоемлый. Спектакльдән соң тамашачылар да килеп аның уйнавыннан таң калганнарын әйтә. Гөлназ белән бер сәхнәдә эшләү шундый җиңел: аның карашлары, тавышы җәлеп итә. Әйтерсең лә, ул бу рольне инде күп еллар уйнаган кебек. Әлбәттә, ул күп еллар уйный инде, әмма бу спектакльдә аеруча җырчы һәм актриса буларак ачыла. Без бер-беребезне ярты сүздән һәм караштан аңлыйбыз.

Гөлназда миңа кешелек сыйфатлары ошый, ул һәрчак ярдәм итәргә, таяныч булырга әзер. Бу спектакльдә аның күзләре янганы сизелеп тора, бу аның ихласлыгын һәм җанлылыгын күрсәтә. Беренче карашка, Гөлназ нәфис, йомшак булса, күңеле белән нык, көчле ул. Нәкъ менә әлеге сыйфатлары аңа төрле холыклы рольләр уйнарга булышадыр. Мин аны алга таба шундый холыклы рольләрдә күрергә теләр идем».

Ләйсән Мәхмүтова, Татарстанның атказанган артисты: Гөлназ белән «Зәңгәр шәл»дә уйнавы бик рәхәт. Мәйсәрә роле нәкъ Гөлназ өчен язылган диярсең. Табигый чибәрлеге, чишмә кебек яңгырап торган бормалы моңы, сокландыргыч тавышы, матур буй-сыны, эчке халәте сокландыра. Әле бит Гөлназ мишәр кызы һәм шул чаялыгы да кирәкле урында үз матурлыгын бирә. Минемчә, Мәйсәрә нәкъ менә шундый булырга тиеш тә.

Гөлназ әйбәт актриса, уйнаганда ясалмалыгы юк, жанрны әйбәт тота. Музыкаль спектакльдә уйнаудан тыш, җырларга да, биергә дә кирәк бит. Ул биюче кызлар белән бик тәңгәл күренә, бер дә аерылмый. Дөресен әйткәндә, безнең команда турында уйлыйм да, бәхет елмайганына инанам. Без барыбыз да бер-беребезне тулыландырып торабыз, ул бит һәрвакытта да артистлар алай тәңгәл килми. Безнең очракта киресенчә – энергиябез белән баетабыз кебек.

Гөлназ бик җаваплы кеше, һәрвакыт эшләргә әзер. Нинди эшкә генә тотынмасын, ул аны чын йөрәктән башкара, үзен кызганмый. Мәйсәрә роле ул матур курчак кына түгел, ә хисләр белән тулы роль. Гөлназ исә героинясының хис-кичерешен тулысынча чагылдыра. Талантлы кеше һәр нәрсәдә талантлы диләр бит, шуңа мин аның тырышлыгына сокланам. Гөлназга тагын да яңа, матур образлар, проектлар телим”.

Фердинанд Фәтхи, Татарстанның халык артисты: “Кәрим Тинчуринның иң матур әсәрләреннән берсе “Зәңгәр шәл” спекталендә мин Ишанны уйныйм. Бу – классик әсәр. Уйныйсы килеп уйный торган спектакль. Мәйсәрә ролендә Гөлназ Гафурова уйный. Гөлназ бу рольгә бик ныклап әзерләнде, зур җаваплылык белән башкарып чыкты. Аның белән сәхнәдә уйнавы үзе бер рәхәт: партнерны тоемлап, аңа ярдәм итеп, кирәк вакытта күз карашы белән булышып эшли белә ул Гөлназ. Сәхнә тәҗрибәсе саллы булган артистларга хас әйберләр бу. Янәшәңдәге артист белән күз карашы аша да аңлашып, уңайсыз очраклар килеп туганда аны халыкка сиздермичә, бер дулкында эшли алу – безнең хезмәтнең иң рәхәт ягы. Гөлназ сәхнә өчен яратылган. Ул чибәрлеге, моңлы тавышы, ягымлылыгы белән тамашачыны үзенә карата, сөйдерә белә. Үзенә дә бик таләпчән кеше ул Гөлназ. Мин аның  спектакльләр алдыннан рольгә әзерләнеп, сүзләрен кабатлап йөргәнен күзәткәнем бар. Бөтен артистлардан алдарак килер ул, киемнәрен барлар, йөз-кыяфәтен рәтләр һәм, сәхнәгә чыгып, яши башлар. Әйе. Сәхнәдә уйный гына түгел, яши ул Гөлназ Гафурова! Минем әле “ни өчен тагын да зуррак сәхнәләргә чыкмый икән бу Гөлназ” дип уйлаганым да бар, баксаң, ул Г. Камал театры сәхнәләрендә дә эшләп алган икән! Әле холкы белән дә күңелгә ятышлы ул, бик ярдәмчел, бик игътибарлы кеше Гөлназ. Мин аның киләчәктә дә сәхнә бизәге булып, балкып яшәвен телим. Иҗат уңышлары насыйп булсын!”

Әңгәмәдәш – Гөлнара Җәлилова

Фото – Гөлназ Гафурованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021