Марина Хлебникова: «Белмим, миңа күпме калгандыр»
Соңгы вакытта артистка җиңел түгел: аны эчкечелектә гаеплиләр, яман шеш һәм уңышсыз пластик өчен тәнкыйтьлиләр. Марина Хлебникованың җанатарлары сәламәтлеге өчен борчыла башлаганнар. Аның авырлыгы 41...
Соңгы вакытта артистка җиңел түгел: аны эчкечелектә гаеплиләр, яман шеш һәм уңышсыз пластик өчен тәнкыйтьлиләр.
Марина Хлебникованың җанатарлары сәламәтлеге өчен борчыла башлаганнар. Аның авырлыгы 41 килограммга кадәр кимегән. Җырчыны экраннарда күреп, тирә-юньдәгеләр әлеге халәтенә — депрессия яки спиртлы эчемлекләр куллануга сәбәп булган, дип фаразлаган. Башта Маринага, аның белән барысы да тәртиптә, дип, мәгънәсез комментарийларга җавап язарга туры килгән. Соңыннан аның түземлеге беткән, шәхси кайгысы турында ачыктан-ачык сөйләргә булган.
«Минем уйламаганда килеп чыккан чирем булмаса, барысы да үз чираты белән бара алыр иде. Ул кинәт кенә башка кар яуган кебек булды, аяктан екты. Тулырак мәгълүматны көтмәгез — зарлануны, җәлләүне яратмыйм. Үзем турында интернеттан укыйм: янәсе, Хлебникова эчә, уңышсыз пластика ясый...», - дип имеш-мимешләрне ассызыклап үтте Хлебникова.
Марина бүгенге көнгә кадәр авыруын сер итеп саклый, шуның аркасында ул чыгыш ясаудан туктый. Ул чакта, берничә ел элек, Хлебникова дусларын югалта, аның тормышында йорт белән клиника арасына сукмак салына. Янәшәдә иң якыннары: әти-әни, кызы һәм ире Антон гына кала.
Иң куркынычы артта калган кебек. Авылда әти-әниләре янында ял иткәндә ул тагын күңелсез хәлгә дучар була. Җырчы уңышсыз егыла һәм берничә умыртка сөяген сындыра. Марина авырлыклар белән генә аякка баскач, аңа яңа сынаулар килә: бу юлы Антон авырый. Йолдызның дөньясы санаулы айлар эчендә нык үзгәрә: Антон өч инсульт кичерә, ә узган көз аны фатирында үле килеш табалар.
Иренең үлүен Марина авыр кичерә. Ул хастаханәгә эләгә, бернәрсә дә ашамый һәм тиз генә авырлыгын югалта. Кызганычка каршы, җырчының бүгенге көнгә кадәр сәламәтлеге белән җитди проблемалары бар.
@marina_hlebnikova_official
Г.Ярмиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк