Математикадан Бөтенроссия контроль эшендә Казан икенче урын алган

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Яндекс математикадан ел саен уздырыла торган Бөтенроссия контроль эшенә йомгак ясаган. Төгәл фәннәр буенча белемнәрен 22 мең кеше тикшереп караган. Нәтиҗәләр буенча, Казан - алдынгы өч шәһәр арасында. Бу хакта Яндексның Көньяк һәм Идел буе төбәк вәкиллегендә хәбәр иттеләр.

Вәкиллектә әйтүләренчә, контроль эшне Казаннан 337 кеше эшләгән. Кайберәүләр – контроль эшнең төп вариантын, кемнәрдер сынап карау вариантын чишкән.
Нәтиҗәдә Татарстан башкаласы Россия шәһәрләреннән катнашкан 100гә якын кеше арасында 2нче урынны алган. Казаннан катнашучыларның 52 проценты контроль эшне “5” һәм “4”легә язган. Контроль эшне онлайн да, КФУда да язарга шартлар тудырылган.

Ир-атлар мәсьәләләрне хатын-кызларга караганда яхшырак чишкәнлеге ачыкланган. Яшьләр арасында “бик яхшы” билгесе алучылар белән бергә “2”легә язучылар да бар. Әмма алар 55 яшьтән өлкәнрәкләргә караганда гомумән алганда зирәгрәк булып чыккан.

Контроль эштә иң яхшы нәтиҗәне Түбән Новгород күрсәткән. Казан - 2нче урында. Төмән 3нче урынга чыккан.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1034
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
"Мин Ришатны яратам"
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
17 март 2023 - 09:26
484
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
508
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
489
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
985
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы