Мәҗбүри код кертү турында 16 декабрьдә сөйләшәчәкләр
Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге 22 ноябрьдән эшли башлаган чикләүләрне хупламый.
Дәүләт Думасы җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодларны мәҗбүри тикшерү турындагы закон проектларын 16 декабрьдә карарга җыена.Карар проекты Дәүләт Думасының мәгълүматлар базасында дөнья күрде. Шунысын әйтергә кирәк, сораштыру нәтиҗәләре буенча, Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге 22 ноябрьдән эшли башлаган чикләүләрне хупламый. Республикада яшәүче һәр бишенче кеше (20%) моны файдалы дип саный һәм чикләүләрне хуплый, сораштырылучыларның тагын 17% җавап бирергә кыенсына. Гомумән алганда, Россия буенча әлеге чара белән гражданнарның 65% ы килешми. Респондентларның 14% ы чикләүләр яклы, 21% ының фикере билгеләнмәгән. Россиядә вакцинация кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатуның әһәмияте хакында күп тапкырлар искәртте. Үзе исә коронавируска каршы назаль вакцинаны сынауда катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк