Логотип
Хәбәрләр

Медицина ярдәме кирәк булса...

Ярдәм күрсәтәчәк медицина оешмалары исемлеге

31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр шәһәрнең бала тудыру йортлары һәм гинекология стационарлары тәүлек буе эшләячәк, ә пациентларны хастаханәгә салу, авыруның профиленә карап, территориаль принцип буенча үткәреләчәк.

Поликлиникалар 31-нче декабрьдә, 3, 5-нче һәм 8-нче гыйнварда шимбә графигы буенча эшләячәк, ә 1, 2, 7-нче һәм 9-нчы гыйнварда – бәйрәм һәм ял графигы буенча (олылар өчен – 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, балалар өчен – 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр). Бу көннәрдә поликлиникаларда кизү торучыв терапия бригадалары эшләячәк, ә 4-нче һәм 6-нчы гыйнварда поликлиникалар көчәйтелгән режимга күчәчәк, учреждениеләрдә терапия һәм педиатрия бригадалары, тар профильле табиб-белгечләр, рентгенология кабинетлары, лабораторияләр, халыктан чакырулар кабул итү белән ашыгыч ярдәм кабинетлары эшли башлаячак.

Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары барлык бәйрәм һәм ял көннәрендә яшәү урынына карамастан, беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итәчәк. Хастаханәләр һәм поликлиника бүлекләре составындагы хатын-кызлар консультацияләре поликлиникаларның графигы буенча кизү торачак, бригада составында –табиб-акушер-гинеколог, акушер һәм медицина регистраторы.

Вацинациянең мобиль пунктлары 31-нче декабрьдә һәм 1 гыйнварда ябылачак. 2-нче гыйнвардан 9-нчы гыйнварга кадәр алар шәһәр халкын урнашкан учреждениеләрнең эш режимы буенча кабул итәчәк. Пунктларның тулы исемлеген һәм эш графигын сылтама буенча ачыкларга мөмкин дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк