Миңнеханов Путинга хаким туграсы бүләк итте
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына аның исемендәге туграны бүләк итте. Әлеге туграны Казан каллиграфы Рамил хәзрәт Насыйбуллов ясаган. Ки...
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына аның исемендәге туграны бүләк итте. Әлеге туграны Казан каллиграфы Рамил хәзрәт Насыйбуллов ясаган.
Кичә, 24 гыйнвар көнне, Россия Президенты Владимир Путин Казанда ислам руханилары белән очрашты. Очрашу Президентның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга исемле тугра һәм тарихи миниатюралар бүләк итте. Гарәп язуы белән бизәкләп эшләнгән, дәүләт идарәчесенең исеме һәм титулы язылган тугралар Көнчыгышта дәүләт хакименең шәхси билгесе буларак кулланылган.
Көнбатышта исә, мондый билге буларак, бүген заманча кулланыштагы герб-тугра гамәлдә йөргән. Рус патшалары, Петр Iне дә кертеп, мөселман идарәчеләренә җибәрелгән Грамота һәм юлламаларын раслар өчен нәкъ менә шундый тугралар кулланган. Көнчыгыш традицияләре буенча, бүген тугра нигездә символик һәм мәдәни төсмергә ия.
Миннеханов Путинга шулай ук Россиядә ислам тарихын чагылдырган, 200 еллык тарихка ия миниатюралар да бүләк итте.
Фото: president.tatarstan.ru, dumrt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк