Милли музей балаларны әтиләрен музейга алып килергә чакыра
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Татарстан Милли музеенда Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр. Музей программасы “Әтиеңне музейга алып кил” дигән баш астында уза, дип хәбәр итә...
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Татарстан Милли музеенда Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр. Музей программасы “Әтиеңне музейга алып кил” дигән баш астында уза, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат хезмәте.
“Һәр заманга яраклы көрәшче” (“Воин на все времена”) программасын әзерләүдә «Витязь» хәрби-тарихи клубы катнашкан. Музейга килүчеләр тарихның төрле чорларында ир-атларның ни белән шөгыльләнүен беләчәк.
Ир-егетләргә үз көчләрен сугышчан гамәлдә сынарга: ук һәм балта атып карарга, Наполеон чорында рәт-рәт тезелеп йөрү алымнарын үзләштерергә, Бөек Ватан сугышы чоры автоматын сүтеп-җыеп карарага мөмкин булачак.
Барлык сынауларны тиешле дәрәҗәдә узучыларга “Һәр чорның лаеклы көрәшчесе” сертификаты (сертификат “Достойного воина всех эпох”) биреләчәк.
Шул ук вакытта музейда “Музыка кунакханәсе” эшләп торачак. Теләүчеләр анда сугыш чоры җырларын тыңлый һәм башкара алачак.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк