Милли оркестр - Казанда!
Программада: Вольфганг Амадей Моцартның «Свадьба Фигаро» операсына увертюра һәм оркестр белән кларнет өчен концерты; Густав Малерның 1 нче «Титан» Симфониясе.
Академик сәнгать – табыш китерү урыны түгел Башкортстан республикасының милли симфоник оркестры кабат Казанга килә. Узган елда коллектив Казан тамашачысы алдында тәүге тапкыр чыгыш ясады. Тамашачы аларны җылы алкышлар белән кабул итте. Быел исә Башкортстан милли симфоник оркестры башкалабызга ике концерт һәм ике өр яңа программа алып килә. 7 апрельдә оркестр ике тугандаш республикасың композиторлар Союзы берлеге әгъзалары ярдәме белән әзерләнгән башкорт һәм татар композиторларының әсәрләреннән торган концерт тәкъдим итәчәк. Программада Заһир Исмәгыйлевнең «Салават Юлаев» операсына увертюрасы, Нәҗиб Жиһановның «Нәфисә» увертюрасы, Хөсәен Әхмәтовның «Башкорт лирик сюита»сы, Фәрид Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзекләр, Рәшид Кәлимуллинның «Симфоник биюләр» сюитасы, Рөстәм Сабитовның 6 нчы Симфониясе (дөньякүләм премьера!) һ.б. тамашачылар тарафыннан яратылып өлгергән әсәрләр яңгыраячак. 8 апрельдә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Башкортстаннның дәүләт оркестры XVIII һәм XX гасырларның дөньякүләм танылган композиторлары әсәрләрен тәкъдим итәчәк. Программада: Вольфганг Амадей Моцартның «Свадьба Фигаро» операсына увертюра һәм оркестр белән кларнет өчен концерты; Густав Малерның 1 нче «Титан» Симфониясе. «Академик сәнгать – акча эшләү, табыш китерү урыны түгел. Классик музыканы тыңлау ул изге урынга (мәчеткә, чиркәүгә) килү белән бер», – ди Башкортстан милли симфоник оркестры дирижеры Дмитрий Крюков. Хөрмәтле казанлылар, 7 һәм 8 апрель көннәрендә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында очрашырбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк