«Мин бит якыннан сезнең 70 % да белмимдер...»
Татар эстрадасы йолдызларының берсе, Дилә Нигъмәтуллинаның инстаграм шәхси битендә еш кына иҗтимагый проблемалар, көнкүреш турында уйлануларга кагылышлы постлар күреп була. Аның социаль челтәрдәге үзе...
Татар эстрадасы йолдызларының берсе, Дилә Нигъмәтуллинаның инстаграм шәхси битендә еш кына иҗтимагый проблемалар, көнкүреш турында уйлануларга кагылышлы постлар күреп була. Аның социаль челтәрдәге үзенчәлеге дә шунда – җырчының нәрсә дә булса язылмаган фотолары бөтенләй юк диярлек. Һәр куелган фотоны ул текст белән тулыландырырга тырыша. Укучылар, үз чиратында, Диләнең көнкүреше, фикер сөреше белән танышып бара.
Бу юлы Дилә Нигъмәтуллина үзенең инстаграмдагы язылучылары белән булган дуслык турында сөйләшергә булган. «Мин бит якыннан сезнең 70% да белмим дер... Шулай да нигәдер нәкъ «дуслар» дип эндәшергә ияләшкән инде без», дип яза ул. Дилә «инстадуслары» белән күптәннән аралашып, чынлап та дуслашып беткән. Аның хәтта аларның кайберләре белән очрашасы да килә икән.
Социаль челтәрләрдә дә күңелгә якын кешеләрне табып була шул. Менә бит ничек !
Фәнүзә Сираҗиева
Фото: Инстаграм dilyanig
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк