«Мин кешеләрне алдарга яратмыйм»
Соңгы арада Дилә Нигъмәтуллина исемен еш ишетергә туры килә. Җырчының шәхси тормышы хакында сөйли башлавы, рәсми рәвештә кияүгә чыгуы һәм дөрес туклану марафоны оештыруы аның шәхесенә тамашачылар кызыксынуын тагын да арттырды булса кирәк.
Соңгы арада Дилә Нигъмәтуллина исемен еш ишетергә туры килә. Җырчының шәхси тормышы хакында сөйли башлавы, рәсми рәвештә кияүгә чыгуы һәм дөрес туклану марафоны оештыруы аның шәхесенә тамашачылар кызыксынуын тагын да арттырды булса кирәк.
Инстаграмда тамашачыларыннан килгән сорауларга да җавап биреп барырга тырыша Дилә. Соңгы көннәрдә кызы Сәфинәнең йөткергәнен ишетеп алган тамашачы Диләгә шелтә белдергән. «Кызыгыз Сәфинәнең ничек авыртканын күрсәтеп тормасагыз да була. Тыныч кына дәвалагыз инде», – дип яза. Дилә исә үзен кеше ялганлап, тормышының гел матур якларын гына күрсәтүче блогерлар рәтенә кертми. Үз тамашачылары алдында намуслы булырга кирәк, дип саный җырчы. «Мин марафон укулары кысаларында видеолар яздырганда, арткы планда йөткергән Сәфинәне телевизор тавышы, дип ялганлый алмыйм бит инде», – дип аңлата Дилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк