"Миннән яшереп йөргән"
Татарстанда бу исемне алмаган кемнәр калды соң әле? Якын арада кем « ат казаныр» дип уйлыйсыз?
Бу көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Казан «Униксында» концерт куя. Һәрвакыттагыча, Илсөя концертлары зур аншлаг, бер кочак чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәч-бүләкләр белән уза. Сәхнәгә чәчәкләр тапшырырга менгән авылдашы Лилия ханым турында җырчы тәфсилләбрәк сөйләргә булды. «Лилия апа Мөктәсимовна! Туган авылымның җирле үзидарә башлыгы. Хәзер дөресен сөйлим. Чынлап та, атказанган дигән исем бирделәр (әле бирмәделәр, президент указын күрдем). Бу эшне миннән яшереп башлаган һәм азагына кадәр җиткергән кеше – Лилия апа, «сильсәвит» председателе. Рәхмәт аңа!» – дип белдерде Илсөя. «Атказанмаган» Илсөяне «атказанган» итүчегә халык дәррәү кул чапты!
Дуслар, Татарстанда бу исемне алмаган кемнәр калды соң әле? Якын арада кем « ат казаныр» дип уйлыйсыз?
Фото җырчының шәхси аккаунтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк