Мирзаяновлар гаиләсендә тирән кайгы
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар гаиләсенә тирән кайгы килгән. Шушы матур язгы көннәрдә якын кешеләре якты дөньядан киткән. Бу хакта Алмаз үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар гаиләсенә тирән кайгы килгән. Шушы матур язгы көннәрдә якын кешеләре якты дөньядан киткән. Бу хакта Алмаз үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.
«Зөлфирәмнең әтисенең (бабайның) әнисе Җәвирә дәү әни белән без бу фотода! Сиздем бүген кайтасыгызны дип сөенеп каршы алучы, озакка китмәгез дип озатып калучы, йоклагыз рәхәтләнеп диюче, бер-берегезгә матур итеп кенә эндәшегез дип киңәшләр бирүче, безне телевизордан күрсәткәнне көтеп алып экранга терәлеп диярлек караучы, сары фантиклы карамель конфетыннан башка калганнарын үз итмәүче, башка әбиләргә һич кенә дә охшамаган, үзенчәлекле дәү әни! Зур яшьтә кебек тә түгел, нәкъ безнең дулкында булуы рәхәт иде! 17 майда 80 яшен тутырасы иде. Бүген кайтмаска дип китте. Өйне моңсулыкка күмеп, тамакта төер калдырып китте. Урының җәннәттә булсын, дәү әни! Авыр вакытта ярдәм кулы сузган барлык кешеләргә дә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Бүгенге көндә больница юлларында йөрергә аеруча авыр. Керергә ярамагач, телефоннардан җавап булмагач,билгесезлектә калган мизгелләр булды. Инстаграммда ярдәм сорап куйган игъланга битараф булмаучыларга аерым рәхмәт! Йөргән юлларыгызда үзегез кебекләр очрап торсыннар! Сәламәт булыгыз!» – дип кайгысын уртаклаша Алмаз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк