Мирзаяновлар туе. Алмаздан Зөлфирәгә бүләк
Гадәттә, егет кеше беренче биюгә кәләшкә бүләк әзерли. Алмазның Зөлфирәгә әзерләнгән бүләге барысын да таң калдыра. Кияү кешенең бу хакта язмасын укыгач, аның хис-тойгылары тагын да гаҗәпләндерә.
Узган ялларда Мирзаяновлар гөрләтеп туй уздырдылар. Тантанада гаилә ягъзәләреннән тыш, татар эстрадасының артистлары да кунак булдылар.
Гадәттә, егет кеше беренче биюгә кәләшкә бүләк әзерли. Алмазның Зөлфирәгә әзерләнгән бүләге барысын да таң калдыра. Кияү кешенең бу хакта чыккан язмасын укыгач, аның хис-тойгылары тагын да гаҗәпләндерә.
Зөлфирәнең яраткан җырчысы Айдар Галимов икәнен ишеткәч, Алмаз план кора башлый. Тиздән ул Галимовны җырчы буларак туйга чакыра.
«Планның иң үзәгендәге өлеше, Айдар абыйның ризалыгы булгач, уйлар, идеяләр тагын да яктырып китте! Биючеләр белән сөйләштем. Зөлфирәдән качып репетицияләргә йөрдем. Борчылдым, йокым качты, тизрәк бу мизгелнең килеп җитүен көттем! Һәм менә нәтиҗәсе! Аның сабыйлардай шатлануы һәм сөенеч төенчегеннән бәрелеп чыккан күз яшьләре!» – ди Алмаз.
Моннан тыш, ул Зөлфирәне шатландырыр өчен бар көчен куячагын белдерде. «Дөньяның бар байлыкларга да тиң булмаган мизгел бу! Һәм мин синең тормышыңда мондый мизгелләрне күбрәк тудыру өчен яшәрмен, Зөлфирәм!!!» – дип өсти Алмаз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк