Логотип
Хәбәрләр

«ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивале быел 3 нче тапкыр узачак

Әтнә районының «Сөмбел» халык фольклор ансамбле «Киленгә су юлы күрсәтү» йоласын күрсәткән театральләштерелгән өзек белән III «ӘтнәТуй» фольклор-этник фестивале турында матбугат очрашуын башлап җибәрде. 1 август 11:00 сәгатьтә Әтнә районының «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында «ӘтнәТуй» узачак.

Әтнә районы, Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге тарафыннан оештырылучы бу чара быел 3 нче тапкыр үткәрелә. Быел чара Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә узачак. Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы фестиваль Татарстанның 5 районын махсус чакырган: Әтнә, Арча, Биектау, Балтач, Балык Бистәсе. Килгән кунаклар нәкъ шушы районнарның туй йолалары, гореф-гадәтләре белән якыннан танышачак. Алга таба узачак фестивальләрдә республикабызның башка районнарына басым ясалачак. Кыскача программа: 

- Фестиваль кысаларында «Туй мәҗлесе», «Мунча себеркесе», «Туй йорты» мәйданчыклары булдырыла, «Уңган килен» бәйгесе дә уздырылачак.

- «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан «Гаилә хакы. Гаиләдә кем хаклы» дип аталган әхлак дәресе.

- Әтнә районында киң таралган, нәкъ шушы районда гына махсус рецепт буенча әзерләнүче Әтнә паштетын һәм әлбә авыз итеп карау. 

- Республикүләм популяр артистлар чыгышы көтелә: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары – Алсу Хәбибуллина, Булат Шәрипов, Илгиз Зәкиев. «Риваять» төрки-татар этнотөркеме, ABIEM PROJECT.

- Фестивальнең режиссеры Фаил Баязитов.

Татар халкының туй йолаларын кабат халыкка күрсәтү, аларны торгызу, яңарту – «ӘтнәТуй» фестиваленең төп максаты. Туйларның үзара мактану, концерт кую чорына җиткән чакта, әлеге фестивальне оештыручыларның шундый зур, җаваплы эшкә алынуы хөрмәткә лаек. 

Фото – Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021