Логотип
Хәбәрләр

MOÑ театр мәйданчыгы режиссер Тимур Куловның яңа спектакленә кастинг игълан итә

11 һәм 12 апрельдә MOÑ театр мәйданчыгында режиссер Тимур Куловның яңа спектакле премьерасы узачак. Профиль белгечлек яки театр өлкәсендә тәҗрибәләре булган Казан актер һәм актрисаларын көтеп калалар.

Кастингка эләгер өчен 18 мартка кадәр махсус форма тутырып һәм видео беркетеп, гариза юлларга кирәк. Роликта төрле художестволы формаларда «милләт» сүзен кулланырга кирәк. Нәтиҗәләр 22 марттан да соңармыйча игълан итәчәкләр. 

Гаризаны MOÑ сайтына үтеп тутырырга мөмкин.

Белешмә: 

Тимур Кулов — А.А. Брянцев (Санкт-Петербург) исемендәге Яшь тамашачылар театры режиссеры. «Театр һәм кино» белгечлеге буенча Казан театр училищесын, «Драма театры режиссеры» белгечлеге буенча (РФ халык артисты Леонид Хейфец курсы) Б. Щукин исемендәге Театр институтын тәмамлый. Күп тапкырлар абруйлы театр фестиваль һәм премияләре лауреаты. 

Фото – MOÑ театр мәйданчыгыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021