Логотип
Хәбәрләр

MOÑ театр мәйданчыгында Ангелина Мигранова белән Родион Сабировның документаль спектакле премьерасы узачак

26 март 19:00 сәгатьтә MOÑ театр мәйданчыгында Ангелина Мигранова белән Родион Сабировның «ЫМ / Жест» документаль спектакле премьерасы үтәчәк. Бу — 2025 елда нигез салынган «ТЕАТР|ЫМ» саңгыраулар театрының тәүге спектакле.

Спектакльдә ым — баш каһарман һәм саңгыраулар белән «ТЕАТР|ЫМ» катнашучыларының тормыш рәвеше белән танышу коралы. Ишарә телен кулланучы кешеләр нинди авырлыклар белән очраша, мөмкинлекләре нинди, аларның җәмгыятьтә ишетелергә омтылышлары турында туры, ихлас сөйләшү бу.

«Без тамашачыларны перфоматив тикшеренү мохитенә алып керәбез. Анда башкаручы белән тамашачы арасындагы чикләр юкка чыга, һәр икесендә бер дәрәҗәдә мөһим тавыш һәм уртак тәҗрибә барлыкка килә. «ЫМ» «башкалар» турында сөйләшү түгел — ул безләр, барчабызның бер даирәдә очрашып, сүзләр һәм мәдәниятара киртәләрдән тыш бер-береңне аңлау мөмкинлеге барлыгын тою турында», — ди спектакльне иҗат итүчеләр.

Ангелина Мигранова белән Родион Сабиров әйтүләренчә, «ТЕАТР|ЫМ» – аларның саңгыраулар мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләре: «Үзебезнең миссиябезне күпчелекне тәшкил итүче яхшы ишетүчеләр тарафыннан Казандагы саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр бергәлеген танылган, ишетелгән итүдә күрәбез».

Режиссерлары: Ангелина Мигранова белән Родион Сабиров. Драматург: Ангелина Мигранова.

Катнашучылар:

Тимофей Белов, Алексей Водопьянов, Арслан Гыйбадуллин, Алиса Доронина, Ирина Доронина, Анна Осокина, София Солтанбәкова, Ильмира Уразбаева, Алина Устинова, Эльвира Фәсхетдинова.

12+

Фото – MOÑ театр мәйданчыгының матбугат бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021