«Мостай»
Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан булдырылган «Мостай» документаль фильмы күрсәтелә.
18 октябрь 18:00 сәг. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан булдырылган «Мостай» документаль фильмы күрсәтелә.
«Мостай» фильмы – шигырьләр, көндәлекләр һәм проза әсәрләреннән өзекләр, язучының замандашлары истәлекләрен үз эченә алган күләмле кинотезмә. Әлеге тарихи кинотасманы булдыруда танылган шәхесләр - Владимир Спиваков, Никита Михалков, Андрей Дементьев, Иосиф Кобзон катнашкан. Картинаның режиссеры – Сәидә Медведева, мәшһүр документалист, «Мастерская» кинокомпаниясенең генераль продюсеры.
Фильмда шулай ук бөек замандаш шагыйрьләр Константин Симонов, Александр Твардовский, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев катнашында архив материаллардан фрагментлар кулланылган.
Фильм башланыр алдыннан театрның колонналар залында «Мостай Кәримнең 100 еллыгына күргәзмә проекты» тәкъдим ителәчәк, анда Кәримовлар гаиләсенең шәхси архивыннан уникаль фотосурәтләр кертелгән.
Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк