Мубай яңа спектакльдә мөнәҗәтләр җырлаячак

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда Россия грантына куелачак спектакльдә Мубай мөнәҗәтләр җырлаячак. “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге мәгълүматны режиссер Туфан Имаметдинов раслады.

“Бүген безнең беренче репетициябез булды. Әле кайтып кына киләм. Без “Шәмаил” исемле спектакль әзерлибез. Эльмир Низамов музыка яза. Нурбәк Батулла – хореограф, Марсель Нуриев бии, Мубай мөнәҗәтләр җырлаячак. Ильяс Гафаров аранжировка эшли. Ильяс белән Мубай онлайн режимда эшләячәкләр”, - диде Туфан Имаметдинов.

"Проект белән Мәскәү кызыксынды. Без грант оттык", - ди режиссер. Проектның идея авторы - Туфан Имаметдинов, кураторы - хореограф Анна Гарәфиева. Ул Татарстан тамашачысына Туфан Имаметдинов белән “Ван Гог”ны куючы хореограф буларак таныш.

Спектакльнең премьерасы 30 мартта булачак. Әлегә аның кайсы залда буласы билгеле түгел. "Атна саен төрле залларны карыйбыз. Әле безгә туры килгән зал таба алмадык", - ди Туфан Имаметдинов. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
605
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
28 март 2023 - 09:54
208
0
0
"Апуш" - җиңүче!
22 март 2023 - 15:43
482
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
876
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
861
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
843
0
0
Кем бу?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы