Логотип
Хәбәрләр

Муса Җәлил альбомының электрон варианты эшләнә

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). М.Җәлил музей-фатирында сакланучы шагыйрь альбомын тиздән теләгән һәр кеше карый алачак. 1922-1941 еллардагы фотолар җыентыгының электрон варианты...

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). М.Җәлил музей-фатирында сакланучы шагыйрь альбомын тиздән теләгән һәр кеше карый алачак. 1922-1941 еллардагы фотолар җыентыгының электрон варианты әзерләнә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.

Узган елда М.Җәлил музей-фатиры социаль һәм мәдәни конкурс проектының “Рухият һәм мәдәният” номинациясендә җиңү яулады. Әлеге акчага музей истәлекле альбомның электрон вариантын эшләргә карар кылды. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең фото-истәлекләрен 30 елдан бирле саклаучы мемориаль альбом музейның иң кадерле экспонатларыннан санала. Әле тарихи ядкарьнең эчтәлеге белән музейханә кунаклары таныша алмый иде.

1922-1941 еллардагы чорны үз эченә алган альбомда 66 фотография саклана. Биредә Муса Җәлил, аның якын дуслары, сәнгать әһелләрен дә күрергә мөмкин. Композитор Нәҗип Җиһанов, опера солистлары Марьям Рахманкулова, Усман Әлмиев, гармунчы Фәйзулла Туишев, шагыйрьләр Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нур Баян һ.б. шәхесләрнең фотосурәтләре дә бу альбомда урнаштырылган.

“Кадерле истәлек: Муса Җәлил альбомы” проекты истәлекле, үзенчәлекле альбом шагыйрьнең көндәлек тормышын, шул чордагы дус, иҗади элемтәләре хакында күзалларга да ярдәм итә.

Әлеге проект интерактив электрон терминал оештыруны күздә тота. Анда фотоальбом электрон форматта куелачак. Һәр фотосурәткә өстәмә мәгълүмат та беркетеләчәк, ди музей хезмәткәрләре.

Альбомның виртуаль күчерелмәсе яшьләрдә Җәлил шәхесе һәм аның дуслары турында күбрәк кызыксыну уятырга ярдәм итә.

татар-информ

Фото: архив музея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк