Намусым да, тәнем дә чиста...
Беренче көннәрдән үк эстрада кагыйдәләре белән яшәмәдем. Миңа аның иҗади өлеше бик ошый, ләкин пычрагыннан һәрвакыт читтә торырга тырыштым.
Башка телләргә тәрҗемә ителми торган МОҢ сүзен татар эстрадасында фәлән йөз җырчының ничәсенә карата кулланып була икән? Саный башласаң, кул бармаклары җитәр төсле. Юк, кемнедер кимсетеп әйтүем түгел. Һәр артистның үз тамашачысы, һәр тамашачының үз җырлаучысы бар. Ә менә җырчы Ильвина алда әйтелгән унлыкта урын алырлык. Яшермим, концертларында булганым юк, социаль челтәрләрдә карап бармый идем. Ләкин иҗатын күзәтәм, җырларын яратып тыңлыйм. Очрашуга да ниндидер курку катнаш соклану хисләре белән килдем. Бу әңгәмәдән соң, хөрмәтем, кызыксынуым тагын да артты, иҗади шәхескә карата булган күп кенә ялгыш фикерләрем үзгәрде.
– Ильвина, безгә, үзең белмәсәң дә, кеше сүзенә, гайбәткә ышану дигән начар сыйфат хас. Мин дә искәрмә түгел. Синең хакта еш кына, үзе турында бик югары фикерле, дигән сүзләр ишеткән булды.
– Аллаһ Тәгалә миңа шундый тышкы кыяфәт биргән. Ул гомер буе мине яман күзләрдән, начар сүзләрдән саклый. Тышкы яктан бик горур күренсәм дә, күңелем шундый нечкә.
– Алайса сөйләшүне дә күңелләрне нечкәртерлек, кешенең иң рәхәт вакыты – балачак елларыннан башлыйк әле...
– Балачак дигәч тә, иң беренче, күз алдына авыл, дәү әниләрем, дәү әтиләрем килә. Казанда туган булсам да, авыл мохитендә үскән бала мин. Тугач, беренче өч елымны әти-әнием белән Спас районында яшәдек. Мин шунда рус авылында балалар бакчасына йөрдем. Казанга күчкәч тә, рус телле төркемгә эләктем. Ләкин беркайчан да туган телемне онытмадым. Әтием – Арчадан. Әнием ягыннан тамырларым шунда барып тоташа. Ике якның да иң күркәм сыйфатларын сеңдереп үстем. Әни ягыннан дәү әти гармунчы иде, дәү әнием фермада эшләде. Аңа ияреп йөри идем, шунда киноактрисалар кебек җырлап күңелләрен күрә идем. Дәү әниемнең балачагы бик авыр булган, югары белем ала алмаган. Ләкин бик зыялы ханым иде. Төс-кыяфәте, сөйләшүе, үз-үзен тотышы белән башкалардан аерылып торды. Өйдә матурлык тудыру, аш-суга осталык та миңа аннан күчкәндер. Арча дәү әнием Апаз дигән зур авылда кибет хуҗасы булып эшләде. Аның белән сатучылык серләренә өйрәндем. Әти ягында мин 20 яшькә кадәр бердәнбер онык идем. Бер теләгемә дә каршы килмиләр иде. Менюлар язып, кечкенә булсам да, төрле ризыклар пешерә идем, ә алар мактый-мактый ашый иде. Дәү әтиемә тәмле үлән чәйләре ясап эчертә идем. Ул аларны хәзер дә сагынып сөйли. Алар мине эшкә уен аша өйрәтте, шуңа күрә өйдәге эшләргә карата бернинди агрессиям юк. Бөтен эшне дә яратып, теләп башкарам. Ир белән хатын мөнәсәбәте, пөхтәлек, артистизм, шул ук вакытта сабырлык, аз сүзле булу күчкән миңа алардан.
– Димәк, әти-әнисе бай, алар аркасында танылды, дигән сүзләр дә гайбәт булып чыга?
– Казанга күчкәч, бер заводның тулай торагында 10 квадрат метрлы бүлмәдә яшәдек. Әни мәктәптә укытучы булып эшләде. Әтием милициядә хезмәт куйды. Үзегез беләсез, 90 нче еллар, бик җиңел вакытлар түгел. Әти-әнием шулкадәр гүзәллек яратучы кешеләр. Акча булмаган чорда да туган көннәремне уздыралар иде. Әнием кул астындагы әйберләрдән матур киемнәр тегә иде. Әйе, үзләре тишек носки белән дә йөргәндер, ләкин миңа рәхәт балачак бирү өчен тырыштылар. Мин үскәч, шул ук тулай торакта ике бүлмә алу өчен, әтием эшеннән китеп, заводка сакчы булып урнашты. Әнием ишек алды себерүче булып эшләде. Мәктәптән бушаган арада завод ишек алдын себерә иде. Аларга гына авыр булмасын дип, мин дә ярдәм итәргә йөри идем. Беркайчан да, бернинди эштән дә курыкмадым. Бу – институтта укыган чорлар, җырлар яздырып, клиплар төшереп йөргән вакытым иде.
– Мәктәп елларын да искә алыйк инде, Ильвина. Җырчы буларак танылу тиз генә килмәгәндер?
– Мәктәптә укыганда, мин бик күп төрле түгәрәкләргә йөрдем. Без үскәндә хәзерге кебек мөмкинлекләр дә юк иде. Ләкин минем буш вакытым калмый иде. Мәктәптә яхшы укыдым. Баян классы буенча музыка мәктәбен дә уңышлы тәмамладым. 11 сыйныфта укыганда, ресторанга җырчы булып эшкә урнаштым. Бер дүшәмбе ял көнем бар иде. Өй эшләрен таңнан торып эшли идем. Яшьлек белән армый да идем. Ул акчасызлыктан да шулай эшләнелгәндер инде. Шул вакытта мин үсеп киттем, зурларча фикер йөртә башладым. Акча эшли башлавым, үземнән өлкәнрәк кешеләр белән аралашу да тәэсир иткәндер. Хәтта яшьтәшләремнең сөйләшү темасы да кызык түгел иде. Мин һәрвакыт үз яшемнән зур булып тоелдым. Иртә кияүгә чыгуыма да шул сәбәпче булгандыр. Сәхнәгә чыккач та мине олы дип кабул иттеләр.
– Синең Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Салават Фәтхетдинов классында югары белем алганыңны беләм. Студент елларда эшләп укыдыңмы?
– Мәктәпне 16 яшьтә алтын медальгә тәмамладым да, беренче имтиханны да бишлегә биреп, укырга кердем. Җәен үк Салават Фәтхетдинов труппасына эшкә урнаштым. Музыка мәктәбендә дә вокал укыттым. Әле тиз генә ресторанда җырлавымны да ташламадым. Аннары беренче гастрольләр, яңа тормыш, бөтенләй яңа хисләр. Сәхнә арты тормышын күрү минем өчен зур стресс булды. Салават Зәки улында узган тормыш мәктәбендә мин үз хокукларымны, үземне якларга өйрәндем. Мин үзем белән бик горурланам. Яшь, тәҗрибәсез кыз булып, үз исемемне, үз дәрәҗәмне саклап кала алдым.
– Син концертларда сирәк күренәсең. Гастрольләргә еш чыкмыйсың бугай?
– Хәзер күренә башладым инде, чөнки үз гамәлләрем, үз сүзләрем өчен җавап бирә алам. Ә яшьлектә эшләгән хаталарны, уйламыйча әйткән сүзләрне төзәтү бик авыр бит. Аның ничек әйләнеп кайтасын да белмисең. Хайп, пиар ясарлык моментлар миндә бик күп булды. Кияүгә дә чыктым, аерылыштым да. Соң кем дә чыга, кем дә аерыла инде аны. Тормыш бит... Аңлыйм, сез бу тормышны үзегез сайлагансыз, сез – медиа кешеләре, диләр. Ләкин кешегә синең нинди җыр чыгарганың кирәк түгел шул, синең ничек яшәвең кызык. Бәлки минем андый карар кабул итүемә сәхнә арты тормышы белән бик иртә танышуым да йогынты ясагандыр. Беренче көннәрдән үк эстрада кагыйдәләре белән яшәмәдем. Миңа аның иҗади өлеше бик ошый, ләкин пычрагыннан һәрвакыт читтә торырга тырыштым.
– Әйе, бер яктан бик яхшы. Синең күңелең чиста. Ләкин икенче яктан үзеңә үк аяк та чалмыйсыңмы?
– Килешәм. Нинди генә җырлар язсам да, концертлар куйсам да, мин тамашачы өчен кызык түгел, чөнки шәхси тормышымны күрсәтеп, гайбәт таратмыйм. Җырларымны таныту, концерт кую шуңа да авыр. Тамашачыга Ильвинаның кем белән яшәве, кем белән аерылышуы кызык. Ә эшнең сыйфаты беркемне дә кызыксындырмый. Минем татар җыр сәнгатенең зәвыгын үстерәсем килә. Бәлки тамашачыга гадилек, артык уйландырмый торган, такмак стильле җырлар гына кирәктер...
– Татар эстрадасы шул хәлдә калыр дип уйлыйсыңмы?
– Татар эстарадасы начар дип тә әйтеп булмый. Мин концертларга йөрим. Бер-берсен уздырып, сыйфат өчен эшләүчеләр бар. Әйтик, Филүс Каһировка костюм да, декорацияләр дә, башкасы да кирәк түгел. Анда моң, тавыш бар. Вадим Захаров шулкадәр халыкчан. Илсөя Бәдретдинова ул – эмоцияләр! Андагы хис-кичерешләрне аңлатып булмый. Ул – номер бер! Тамашачының сайлау мөмкинлеге бар, шунысы сөенечле.
– Такмак җырлар дигәннән, кайсы авторлар белән эшлисең?
– Мин күп авторлар белән эшләмим. Риваль Хисмәтуллин белән хезмәттәшлек итәбез, безнең стиль туры килә. Ул сүзгә зур игътибар биреп эшли. Айгөл Вәлиуллина, Альфред Якшимбетов җырларын бик яратам. Зөфәр абый Хәйретдинов бер матур җырын бүләк итте. Икебез дә бик сөендек. Мин җырларым аша хатын-кызның күңел халәтен ачам. Аларның күбесен автобиографик җырлар дип әйтергә кирәк. Мин банкет җырчысы түгел. Мин – хатын-кыз язмышын бәян итүче җырчы. Тавышыма да, табигый сәләтемә дә шундый җырлар туры килә. Күңелемә хуш килмәгән эшне эшли алмаган кебек, андый җырларны җырлый да алмыйм.
– Кызың да бик талантлы. Балалар концертында шундый матур чыгыш ясаган иде.
– Раяна – бик акыллы бала. Ул сабый чактан ук тыныч булып үсте, еламады да. Тормышта нәрсә генә булмасын, һәрвакыт зурларча фикер йөртеп, мине аңлап яши. 12 яшь кенә булса да, төпле фикерле, максатчан, шулкадәр ярдәмчел. Аңа уку да, музыка да, архитектура да, бию дә бик җиңел бирелә. Кызыклы итеп видеолар да төшерә. Кечкенәдән ашарга пешерә, шуңа күңелем тыныч. Бер-беребездән серләр дә юк. Әнием, кызым – өчебез бик якын дуслар. Минем югалып торуымның тагын бер сәбәбе шул: үземне тулысынча кызыма багышладым. Аның иң рәхәт вакытларын – тәпи киткәнен, теле ачылганын күрдем, үземчә тәрбияләдем. Әйе, мин популяр булмадым, ләкин кызыма зур тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итеп, аңа кирәк вакытта янында булдым. Хәзер инде ул мөстәкыйль. Дәү әни белән дәү әтисе дә – бик зур ярдәмчеләрем.
– Сезнең максатлар башка, Ильвина.
– Әйе, минем тормыш максатым – матур һәм рәхәт тормышта яшәү, әти-әниемне шундый тормышта яшәтү иде. Мине бай яши, бай ирләре ярдәм итә, дип тә сөйләделәр. Бөтен кеше дә шулай яшәсен. Ләкин минем күңелем чиста, тәнем чиста, намусым чиста. Мин күңел тынычлыгы белән яшим. Бер кешегә дә нәрсәдер исбатлыйсым юк. Мин үз юлым белән барам. Тормыш кыйммәтләрем башка.
– Үз юлың шулкадәр күп юнәлешләрдән тора. Кием брендыңны булдырдың. Әниеңнең бу осталыгы да күчкән сиңа.
– Нигезе мәктәпне тәмамлагач ук салынды аның. Әтием – юриспруденция, әнием журналистика факультетына укырга бирергә теләделәр. Ул вакытта шигырьләр, хикәяләр яза идем. Ләкин мин җыр сәнгатен сайладым. Алар хыялыма каршы килмичә, тагын бер төпле һөнәр алуымны теләде. Ә мин инде ниндидер киемнәр тегә идем, хәтта продюссерлык үзәгенә кастингка барганда да үзем күлмәк тектем. Шулай итеп, артист булу белән бергә, тегү эшләнмәләре конструкторы һөнәре буенча югары белем алдым. Балалар өчен киемнәр тегә башладым. Сәхнәдән китеп, бу зур эшне дә башкардым, тәҗрибә алдым. Хәзерге көндә бераз туктаттым, чөнки иҗатны, җырларымны сагындым. Бу осталыгым да сәхнәдәге эшчәнлегемдә бик нык ярдәм итә. Әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен.
– Ильвинага 70 төрле һөнәр дә аз, диясем килә. Тамашачыларыгыз тагын нинди серләрне белми әле?
– Психология буенча да бик күп белем алдым. Ул – минем өчен күбрәк хобби. Психологиянең һәр юнәлеше белән кызыксынам. Гомумән, һәр нәрсәдән үзең өчен яңалык алып була. Шуңа күрә мин эзләнүдә, хәтта үзеңә ошамаган кеше белән аралашканда да нәрсәгәдер өйрәнәсең. Сексология буенча да тәҗрибә туплый башладым. Бездә бу сүзне әйтергә ярамый, ул оят, гөнаһ кебек кабул ителә. Ул бит начарлыкны өйрәнми, киресенчә, мөнәсәбәтләрне ныгыта, ир белән хатынны тагын да якынайта. Сексуаль энергия тормышыбызда бик мөһим роль уйный. Хатын-кыз – ир-атның кем икәнен, ир-ат хатын-кызның нинди икәнен алдан белеп, гаилә корсалар, күпкә бәхетле яшәрләр иде. Хатын-кыз ул – могҗиза. Аның эчендә тормыш ярала, ул инкубатор түгел. Гүзәл затларның да, ир-егетләребезнең дә менә шундый кыйммәтләрне аңлап бетермәүләре кызганыч. Гомумән, өлкән буын мондый темаларны бөтенләй кабул итә алмый. Урта буын, шәхсән өйрәнеп булса да, үзен, тормышын үзгәртү өстендә эшләсен иде. Безнең психологик халәтебез күп нәрсәгә тәэсир итә. Күңел халәтенә генә түгел, ә физик яктан да зур йогынты ясый. Үз-үзенә ышанган, социаль челтәрләр аша кешегә күрсәтү өчен түгел, ә үзем өчен дип яшәгән хатын-кызларның фигурасы да, күңеле дә матур була.
– Ильвина, сезнең фигурагызга сокланучылар күптер. Серләрен белдек. Димәк, сез камыр ризыклары ашарга да курыкмыйсыз?
– Мин бит әле табигатьне яратырга, хәтта кәҗә саварга да өйрәткән карт әби тәрбиясе алган кеше. Аның курчак өе кебек матур өендә, мичтә генә пешкән камыр ризыклары ашап үскән бала. Шуларны уйласам, хәтта исләрен, тәмен тоям кебек. Хәзер дә камыр ашларын пешерергә дә, ашарга да бик яратам. Ә тәмле ризыклар пешкән, таба исе чыккан өйгә ир кеше дә ашыгып кайта. Чамасын белеп ашасаң, аның бернинди куркынычы да юк. Тагын шуны әйтергә кирәк: ашханә ул – энергия урыны. Анда агрессиягә, ниндидер негатив уйларга бирелергә, тавыш чыгарырга ярамый. Ризыкны күңел белән пешерергә кирәк. Минем ресторанга барып ашарлык мөмкинлегем дә бар, ләкин мин өйдә, үзем теләп пешергән ризыкларны ашарга яратам. Әйе, ботка, макарон гына булсын, ләкин күңел җылыгыз белән пешерегез. Матур савыт-саба белән бирегез. Мин хуҗабикә түгел бит, ник заказ ясыйм да китертәм яки ярымфабрикатлар сатып алам, дигән ялгыш фикерләр белән яшәмәгез. Гаиләдәге ролегезне дөрес аңлагыз. Бу, беренче чиратта, үз-үзеңә хөрмәт, дигән сүз.
– Ильвина, синең шундый акыллы фикерләреңне, матур җырларыңны социаль челтәрләрдә дә күбрәк күрәсе килә.
– Яңа елга нәкъ шундый максатлар белән керәм дә инде. Яңа җырлар яздыру белән бергә, шәхси аккаунтларымны үстерү өстендә дә эшләячәкмен. Тамашачыларым белән аралашасым килә. Ниндидер файдалы очрашулар уздырырга телим. Үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшисе килә.
ЯЗМА АВТОРЫ - ДИНАРА ӘХМӘТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Мин Ильвинаны бик яратам. Салават концертлпрында кургэч сокландым. Кыяфэтенэ буй сынына хэм узенчэлекле тавышына, монына. Куберэк курэсе ишетэсе килэ сезне Ильвина. Бу язманы укыгач яратуым , хормэтем талын да артты.
0
0