Ни өчен Иркә үзен күрә алмаучыларга рәхмәт әйтә?
Бөтен татар эстрадасының астын өскә китергән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Иркә Инстаграмда мөрәҗәгать белән чыкты.
Бөтен татар эстрадасының астын өскә китергән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Иркә Инстаграмда мөрәҗәгать белән чыкты.
«Бүген мин мең рәхмәтлемен Ходама, әти-әниемә... Язмышыма, туганнарыма, якыннарыма, дусларыма, мине яратучыларга, күрә алмаучыларга, тормыш иптәшемә, балаларыма, тамашачыма мин мең рәхмәтлемен. Һәрбарчагыз мине Иркә итте. Көчле итте, сабыр итте, яшәргә өйрәтте», ‒ дип яза җырчы.
Иркәне ни сәбәпле рәхмәтләр яудыра икән, дип аптырагамыз, дуслар. Бүген артистның гомер бәйрәме ‒ бу дөньяга туган көне. 36 яшьлек Иркә шушы сөенечле вакыйга уңаеннан тамашачыларына да рәхмәт сүзләрен җиткерә һәм, әлбәттә, тәбрикләүләр кабул итә.
Иркәне гомер бәйрәме уңаеннан ихлас котлыйбыз. Гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк