Нидерланд вәкиле: Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә уза
(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган, ә сайлаучылар бәхетле күренә. Бу хакта халыкара миссия вәкиле, Нидерланд Корольлегеннән килгән күзәтүч...
(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстанда сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган, ә сайлаучылар бәхетле күренә. Бу хакта халыкара миссия вәкиле, Нидерланд Корольлегеннән килгән күзәтүче Ангела Кейн белдерде.
Республикада аның белән бергә Израиль һәм Германиядән күзәтүчеләр эшләвен белдерде ул. Алар барысы да иртәдән эшли башлады, хәзерге вакытка күпсанлы сайлау участокларында булды, сайлаучылар һәм башка күзәтүчеләр белән аралашты, тавыш бирү процессын күзәтте.
“Миндә бик яхшы хис-кичерешләр калды. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, бөтен җирдә дә сайлаулар турында мәгълүмат бар. Сайлау участокларында кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуларын күрдек”, – дип сөйләде Ангела Кейн.
Халыкара күзәтүчеләр төркеме республиканың сайлау участокларында эшен дәвам итә, кич белән тавышларны санау барышын да күзәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк