"Ник шулай иртә киттең..." Айгөл Бариеваның ире вафат...
"Ник киттең..."
Җырчы Айгөл Бариеваның ире Линар Юсипов вафат... "Ник шулай иртә киттең, ник киттең, мин синең белән генә көчле булганмын икән бит...Ә хәзер нәрсә булыр инде", - дип язган Айгөл үз аккаунтында. Әле берничә көн элек кенә Айгөл, сөенече белән уртаклашып, кызы Айлинаның соңгы КАИ уку йортындагы сессиясен гел яхшы билгеләренә генә тәмамлавын язган иде. Ә ГИТИСның икенче курсында белем алучы улы Камил вокалдан имтихан тапшырган иде. "Ышанасы да килми... ник әйтсәң дә, юатырлык сүзләр табып булмас", дип язалар Айгөлгә.Ул бүген төнлә вафат булган. Линар белән хушлашу бүген 7 нче шәһәр хастаханәсендә узды. Якыннары сүзләренчә, үлем сәбәбе – инфаркт. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга классташлары, дуслары, туганнары килгән иде.
Сабыр бул, Айгөл! Аллаһы Тәгалә бу хәсрәтләрне күтәрерлек көч бирсен...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк