Нурминский: «Мин үземне яхшы яктан күрсәтергә телим»
Хәзер бөтен яшьләр бит интернетта, бөтен кешенең кулында телефон. Алар карый, алар мода булдыра. Алар яратан җырчысын карый, ә ул клипларда башка сыймаслык нәрсәдер эшләп ята. Яшьләрнең аңа охшыйсы ки...
Хәзер бөтен яшьләр бит интернетта, бөтен кешенең кулында телефон. Алар карый, алар мода булдыра. Алар яратан җырчысын карый, ә ул клипларда башка сыймаслык нәрсәдер эшләп ята. Яшьләрнең аңа охшыйсы килә башлый. Миңа карап та кешеләр илһамлана. Әгәр мин кисәк кенә тематиканы үзгәртеп, чәчне алсу төскә буятсам, челка үстерсәм, ертык киемнәр кисәм, аякка хәтле чылбырлар асып куйсам, табанлы ботинкалар киеп куйсам, алар бит барыбер мине караячак. Начар гадәтләрем булса, мин үземнең текстларда ниндидер пропаганда ясасам, наркотиклар турында язган булсам? «Менә бит, Нурминский булдыра, нигә без булдыра алмыйбыз? Әйдә без дә языйк», дисәләр? Ул вирус шикелле таралачак һәм яхшыга китермәс дип уйлыйм. Мин яхшы якларны күрсәтергә тырышам. Мин үземне яхшы яктан күрсәтергә телим, күрсәтәчәкмен дә, Алла бирса.
Чыганак: intertat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк