Логотип
Хәбәрләр

Нурзадә татар китабын табуы проблемасы хакында

Нурзадәне сез күбрәк җырчы, артист буларак беләсездер, ә мин аны моннан берничә ел элек татар әдәбияты җанатары буларак ачкан идем. Бөтен татар китапларын яттан диярлек белгән, һәр әдипнең стилен тасв...

Нурзадәне сез күбрәк җырчы, артист буларак беләсездер, ә мин аны моннан берничә ел элек татар әдәбияты җанатары буларак ачкан идем. Бөтен татар китапларын яттан диярлек белгән, һәр әдипнең стилен тасвирлап бирә алган белемле, зыялы Нурзадә белән татар әдәбияты турында сөйләшү үзе бер рәхәт. Букчасында һәрвакыт китап булыр. Ышанмасагыз, урамда очраткач, туктатып: "Нинди китап укыйсың?" дип сорагыз. Сумкасын ачып, китапны күрсәтер.

- Нурзадә, татар китабын табу синең өчен проблемамы бүгенге көндә?

- Минемчә, юк. Мин Татарстан китап нәшрияты кибетенә керәм дә алам. Ләкин башка китап кибетләренә керсәм, анда татар китаплары булмый диярлек. Беркөнне Тандемда булган китап кибетендә дә таба алмадым. Элегрәк анда 3-4 киштә татар китаплары була иде. Хәзер алар бер генә киштә калдырганнар, берничә генә китап калган. 

"Кольцо"да да минем беркайчан да татарча китаплар күргәнем юк. Ә бит нинди зур китап кибете! 

Бу, әлбәттә, начар хәл. Чөнки безнең шәһәргә башка илләрдән дә татарлар килә. Алар да алыр иде.

Әлбәттә, бик яхшы күренеш - ГУМда татар китаплары кибете ачылган, ул шәһәр үзәгендә. Минемчә, аңа әзрәк реклама ясарга кирәктер. Ул күренеп тора торган китап кибете булсын иде. Элек бар иде бит Бауманда... Хәзер ул анда бик кечкенә генә калган. 

Бу хакта тулырак Интертатта укыгыз.

Автор: Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Фото: Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк