Әнвәр Нургалиев: «Аларның газаплануын күреп йөрәгем әрни»
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның гаиләсе авыр вакытлар кичерә. Җырчының әнисе инде шактый вакыт хастаханәдә ята, ә әтисе авылда ялгызы тормыш итәргә мәҗбүр
Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның гаиләсе авыр вакытлар кичерә. Җырчының әнисе инде шактый вакыт хастаханәдә ята, ә әтисе авылда ялгызы тормыш итәргә мәҗбүр. Ярты гасырдан артык бергә гомер иткән әти-әнисенең өзгәләнүен күрү балалары өчен дә зур фаҗига. Сөекле картларының күрешү мизгелләрен үзенең Инстаграм тасмасына урнаштырган Әнвәр Нургалиев.
«Әти белән әни бик иртә өйләнешәләр. Әтиебез яшьтән әтисез кала, шул сәбәпле ул гаиләсе өчен бердән-бер терәк һәм ярдәмче була. Яшүсмер вакытта ук җигелгән үгезләр белән утын алып катырга йөри. Әтигә 18 тулгач, дәү әнием һәм туганнарыбыз әнине күрше авылда күреп, ошатып калалар да, әти өчен урлап алып кайтып китәләр. Шул көннән алып алар бер-берсеннән аерылмыйча, аңлашып 60 ел гомер итәләр. Төрле авырлыклар булса да һәрвакыт бер-берсенә тугры калып, бер-берсе өчен өзелеп торалар.
Әни гаиләдә беренче булса да, әтидән узып берни дә эшләмәде. Әти йокласа, без тавыш-тынсыз гына йөрергә тиеш, әти табынга утырмыйча беркем дә ризыкка тотынмый.
Бик бай яшәмәсәк тә табыныбыз һәрчак мул иде. Әти сарык көтте, әниебез чөгендер басуында хезмәт итте. Без дә кечкенәдән эшләп үстек, тик утырмадык. Әти-әни 5 баласын тиешле тәрбия биреп үстергән. Моның өчен аларга чиксез рәхмәтлемен.
Хәзер аларның өзгәләнүен күреп йөрәгем әрни. Әнинең авыруы, аларның газаплануы минем тормышымны икенче якка борды, күп нәрсәләргә карашымны үзгәртте», – дип уртаклаша артист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк