Октябрь-Ноябрь айларында Резедә Сәләхова катнашачак спектакльләр
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының талантлы актрисасы Резедә Сәләхова тормыш иптәше Артем Пискунов белән 2,7 яшьлек улларын тәрбиялиләр. Актриса бала карау ялына киткән вак...
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының талантлы актрисасы Резедә Сәләхова тормыш иптәше Артем Пискунов белән 2,7 яшьлек улларын тәрбиялиләр. Актриса бала карау ялына киткән вакытта театрдагы төп рольләрен сәхнәдәш коллегаларына биреп калдырган булса, озак та үтмәде, Резедә кабат сәхнәдә балкый башлады. Чөнки аны тамашачы бик сагынып көтеп алды.
Тик шулай да ике ел вакыт эчендә Резедәнең рольләрен уйнаган актрисаларга хөрмәт йөзеннән бүгенге көндә бу спектакльләр ике состав белән чиратлашып уйнала.
Резедәнең тугры тамашачылары театр кассасында ул уйнаган спектакльләрне еш сорыйлар һәм «Ииии сезне күрергә фәләннән кадәр килгән идек, ә сез уйнамадыгыз», «Сез бит бу спектакльдә уйныйм дигән идегез, ә сез юк», – дип үпкә белдерүчеләр дә бар икән.
Бу сорауларга җавап итеп, Резедә Инстаграм тасмасында үзе уйнаган спектакльләрнең исемлеген тәкъдим итә. Яраткан артистыгызның сәхнәдәге чыгышларын карарга рәхим итегез, дуслар!
16 октябрь (БҮГЕН) 18:30 «СҮНГӘН ЙОЛЫЗЛАР» муз.трагедия.
27 октябрь 17:00 «ЧУЛПАН» мелодрама.
29 октябрь 18:30 «БАШМАГЫМ Jazz» мюзикл.
3 ноябрь 17:00 «ӨЗЕЛГӘН ЯФРАКЛАР» моңсу комедия.
5 ноябрь 18:30 «НАЗЛЫ КИЯҮ» муз.комедия.
12 ноябрь 18:30 «ГӨЛӘНДӘМ ТУТАШ ХАТИРӘСЕ» мелодрама.
15 ноябрь 18:30 «АК ТӘҮБӘ, КАРА ТӘҮБӘ» муз.комедия.
19 ноябрь 18:30 «БАШМАГЫМ Jazz» мюзикл.
23 ноябрь 17:00 «КИЯҮЛӘР» муз.комедия.
26 ноябрь 18:30 «ЧУЛПАН» мелодрама.
29, 30 ноябрь ПРЕМЬЕРА «ӨЧ АРШИН ҖИР» драма. (2 составта уйнаячакбыз, кайсы көнне кайсыбыз буласы әлегә билгесез)
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @rezeda_saliakhova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк