Пермьдә беренче татар кафесы ачылды
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 10 февраль көнне Пермь шәһәрендә “Салаваты” исемле беренче татар кафесы ачылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә кафеның җитәкчесе Альфиса...
(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 10 февраль көнне Пермь шәһәрендә “Салаваты” исемле беренче татар кафесы ачылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә кафеның җитәкчесе Альфиса Нурисламова хәбәр итте.
Альфиса Нурисламова сүзләренчә, Пермьдә татарларның җыелышып, бәйрәмнәр уздырырга урыны булмаган. Җитәкче кафеда төрле милли чаралар уздырылачагын әйтте.
“Бездә милләтне үстерү һәм саклауга багышланган чаралар узачак. Без бергә җыелган очракта да рус кафеларында утыра идек. Туган көннәрне, юбилейларны үткәрергә үз урыныбыз булса яхшырак булыр дип уйладык”, - дип сөйләде ул.
Менюда Европа кухнясы һәм татар ашлары урын алган.
“Салаваты” кафесының исеме Альфиса Нурисламованың туган авылы хөрмәтенә бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк