Логотип
Хәбәрләр

"Пирамида" залында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасы бара

Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашучы кинематографлар берничә елдан яңа фильмнары белән кабат Казанга әйләнеп киләләр - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мон...

Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашучы кинематографлар берничә елдан яңа фильмнары белән кабат Казанга әйләнеп киләләр - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны фестивальнең зур уңышы дип саный.

Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасында катнашучыларны һәм тамашачыларны, Татарстан Президенты исеменнән, Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул тантанада катнашучы Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, ЮНЕСКО генераль директоры булып торган җәмәгать эшлеклесе Ирина Боковага, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинка сәламнәрен җиткерде.

"Минем бу кинофестивальдә беренче катнашуым түгел. Һәр очрашуга шатмын. Бүген бу залда утырган Ирина Алферованы, Эммануил Виторганны, Марат Бәшәровны сәламлим. Кинофестивальдә бер катнашкан кинематографлар яңа фильмнары белән әйләнеп кайталар. Быел кинофестиваль гаризалар саны буенча рекорд куйды - алар меңгә якынлашты. Беренче фестивальдә журналистлар 92 булса, хәзер алар 300дән артык", - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Казан кинофестивале кысаларында кинофестиваль директорлары форумы уздырылуын да искәртте.

Фестиваль кунакларын Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО генераль директоры булып торган җәмәгать эшлеклесе Ирина Бокова, Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сәламләде.

Быел төрле номинацияләрдә унбиш статуэтка өчен көч сынашачаклар. Кинофестиваль ачылу тантанасы милли киемле кызларның әлеге сыннарны тәкъдим итүеннән башланып китте.

Тантананы актриса Наталья Кромушкина белән татар артисты Искәндәр Хәйруллин алып бара. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/04/170942/

Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Рамиль Гали, Ольга Голыжбина

 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк