Алла Пугачева турында сериал төшерәләр
НТВ телеканалы Санкт-Петербургта Алла Пугачева турында сериал төшерә башлады, ул «Охота на певицу» дип атала. Бу фильм 70 нче елларда Алла Пугачеваны эзәрлекләп йөргән маньяк Анатолий Нагиев турында б...
НТВ телеканалы Санкт-Петербургта Алла Пугачева турында сериал төшерә башлады, ул «Охота на певицу» дип атала. Бу фильм 70 нче елларда Алла Пугачеваны эзәрлекләп йөргән маньяк Анатолий Нагиев турында булачак. Пугачеваның яшь чагын 27 яшьлек актриса Анна Христич уйнаячак.
Анна Христич моңа кадәр эпизодик рольләрдә генә катнашкан булган, Пугачева булып уйнау аның өчен беренче зур роль булачак. «Миңа шалтыратып Пугачева ролен башкарырга тәкъдим ясагач, мин башта ышанмадым. Дусларым шулай шаярталар дип уйладым. Ә чынлыкта барысы да чын булып чыкты!..» ‒ дип сөйләде Анна.
Анна әйтүенчә, Пугачева ролен уйнаганда ул нык дулкынлана икән. Актриса Примадоннаны кечкенәдән ярата, шуңа күрә бу рольне уйнау элек аның хыялында гына булган. Сериалда Алла Пугачева ‒ Анна Богачева, ә Нагиев Никонов булачак. Режиссеры ‒ Александр Касаткин.
Сериалны төшерү 2018 елның ахырына кадәр барачак, ә премьерасы Алла Пугачеваның 70 яшьлек юбилее уңаеннан 2019 елның апрелендә булачак.
Гөлшат Хәлиуллина
Фото @anna_hristich аккаунтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
Комментарий юк