Р.Борһанов Татарстанда ике телне камил белгән кадрлар әзерләнә башлавын әйтте
Без әлегә КФУ кысаларындагы аерым структур бүлекчә турында сүз алып барабыз, киләчәктә институт булачак, диде Татарстан мәгариф министры. Киләчәктә билингваль мәгариф системасында эшләячәк укытучыла...
Без әлегә КФУ кысаларындагы аерым структур бүлекчә турында сүз алып барабыз, киләчәктә институт булачак, диде Татарстан мәгариф министры.
Киләчәктә билингваль мәгариф системасында эшләячәк укытучыларның 3 сентябрьдә беренче дәресләре узды. Бу турыда "Татар-информ"га вице-премьер, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казан федераль университетында беренче уку көнендә әйтте.
Хәбәрче мәгариф министрыннан педагогларның август киңәшмәсендә Милли педагогика институты ачылачагы турында әйтелгән хәбәренең ни дәрәҗәдә тормышка ашуы белән кызыксынды.
“Мин бүген Казан федераль университетына студентлар белән танышу өчен килдем. Быелдан КФУ базасында билингваль кадрлар әзерли башлыйбыз”, - дип уртаклашты Р.Борһанов.
“Ике телне камил белгән педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсе бик мөһим һәм кичектермичә карар кабул итүне таләп итә. Шуңа күрә без КФУ кысаларында аерым структура бүлекчәсен формалаштыру турында әйтәбез. Киләчәктә ул институт булачак. Хәзер бу юнәлештә оештыру-хокукый эш алып барыла”, - диде мәгариф министры.
Борһанов белдергәнчә, беренче төркемдә - 125 кеше. Алар барысы да бюджет исәбенә максатчан җыелган. Аларның 75е - көндезге бүлектә, ә 50се читтән торып укый. Укырга керүчеләр арасында Минзәлә һәм Арча педагогика көллиятләрен тәмамлаучылар да бар.
"Белгечләр бюджет хисабына әзерләнә. Студент мәҗбүри эшләү турында килешүгә кул куя. Без аны кадрларга ихтыяҗ булган мәгариф учреждениесенә урнаштыруны гарантиялибез. Белгеч 100 процент эшкә урнаштырылачак", - дип җавап бирде Рафис Борһанов хәбәрченең билингваль кадрларны киләчәктә эшкә урнаштыру турындагы соравына.
Фото: архив/Александр Эшкинин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк