Рәссам Илгиз Ханов татар телен төнлә өйрәнә башлаган
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Мәскәүдә ярты гасыр яшәгән рәссам Илгиз Ханов татар телен төнлә өйрәнә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә рәссам-скульптор, Г.Тукай пре...
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Мәскәүдә ярты гасыр яшәгән рәссам Илгиз Ханов татар телен төнлә өйрәнә башлаган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә рәссам-скульптор, Г.Тукай премиясе лауреаты Илдар Хановның энесе Илгиз Ханов үзе хәбәр итте.
“15 яшемнән Мәскәүдә яшәдем, - ди Илгиз Ханов. - Анда татарларга карата мөнәсәбәт бик үк уңай дип әйтә алмыйм. Татарстанга кайтып төпләнгәч, русларга "протест" йөзеннән, Казан ханлыгы идарәчесе Сөембикә картиналарын иҗат иттем. Бер ел дигәндә 40 Казан чибәрен киндергә төшердем. Моннан ике ел элек Сөембикә образы белән ныграк кызыксына башладым. Борынгы риваятьләр буенча, ул манарадан сикерә.
Мин бу риваятьне киңәйтеп карап, татарның инкыйразы (геноцид) хакында уйланам. Казанда татарча сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә. Әти-әни белән бала чакта татарча сөйләшә идек. Ә хәзер менә телне яңадан өйрәнә башладым. Төннәремне тел өйрәнүгә багышлыйм.Тел бетсә, милләт тә юкка чыгачак. Ике янәшә буын үз телендә сөйләшми икән, димәк милләт тә юкка чыга ала. Россия армиясенә яхшы солдатлар гына калыр, дип куркам”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк