Рөстәм Асаев гашыйк булган!
Рөстәм Асаев ике көн дәвамында бер туташ хакында уйлап, гел аны күз аллап йөргән. «Ә барысы да ТМТV production коллективы аркасында»,- дип көлде җырчы. Баксаң моның сәбәбе “Җиде юл чатында” клибының...
Рөстәм Асаев ике көн дәвамында бер туташ хакында уйлап, гел аны күз аллап йөргән. «Ә барысы да ТМТV production коллективы аркасында»,- дип көлде җырчы.
Баксаң моның сәбәбе “Җиде юл чатында” клибының съемкалары икән. “Җырымны тулысынча ачып, аңа ятышлы сценарий язылды. Сценарий буенча мин гашыйк булган кызым белән очырашам. Һәм анда безгә хисләрне күз аша гына күрсәтергә кирәк иде. Артык тырышып ташлаганмындыр инде, актрисаны оныта алмый йөрдем. Ике көн күз алдым да торды,” – дип сөйләде Рөстәм абый.
ТМТV production коллективы белдерүенчә — клип инде әзер, һәм тиздән зәңгәр экраннарга да чыгачак. Ә без исә әлегә аның кыскартылган вариантын cезгә тәкъдим итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк