Радиодан - "Сәхнә"гә?
Радиода эшләгән Зөлфия Гыйлметдинова "безнеке" булды!
Озак еллар «Болгар радиосы»нда алып баручы булып эшләгән Зөлфия Гыйлметдинова безнең командага килеп кушылды! Аны «Сәхнә»журналы хезмәткәрләре сафында күрүебезгә шатбыз! Журналны бергәләп кызыклы идея-фикерләр, проектлар белән баетып, сез, укучыларыбызга, эчтәлекле язмалар җиткерүне дәвам итәрбез дип, талантлы каләмдәшебезгә хәерле эшләр телибез. Зөлфия безнең коллектив өчен яңа кеше түгел, ул мәктәп яшеннән бирле «Сабантуй», «Ялкын», «Салават күпере» гәзит-журналлары белән актив иҗади хезмәттәшлектә булды. Соңгы елларда «Сәхнә» журналы корректурасын алып барды. Язмалары белән катнашты. Каләме йөгерек булсын, ару-талуны белмәсен, яңадан-яңа иҗади уңышлар теләп, «рәхим ит», дип дәшәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк