Раил Шәмсуаров туйга чакыра
Күбебез Камал театры артисты Раил Шәмсуаровны белә. Ул 2008 елдан театрда эшли башлый һәм тамашачыларның мәхәббәтен яулый. Күп кенә спектакльләрдә катнаша, мәсәлән «Галиябану», «Әтәч менгән читәнгә»,...
Күбебез Камал театры артисты Раил Шәмсуаровны белә. Ул 2008 елдан театрда эшли башлый һәм тамашачыларның мәхәббәтен яулый. Күп кенә спектакльләрдә катнаша, мәсәлән «Галиябану», «Әтәч менгән читәнгә», «Диләфрүз-Remake», «Миркәй белән Айсылу». Аның хатыны Зөлфия дә Камал театрында эшли. Аларның өйләнешкәннәренә 5 ел булган икән инде. Зөлфиянең инстаграмын күзәтеп барабыз, ул кызыклы пост урнаштырды. Анда Раил һәм Зөлфия исеменнән туйга чакыру төшерелгән. Без инде аптырап калдык, нәрсә булыр бу, Зөлфия үзе серне чишәргә ашыкмый, тиздән барысы да ачыкланыр дигән хэштег белән генә чикләнеп кала. «Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән... Җырланмаган әле безнең җыр. P.s. 5 ел элек булган туебыз репетиция гына иде икән...», ‒ дип яза Зөлфия.
Түземсезлек белән көтәбез инде, нәрсә аңлата икән бу пост.
Гөлшат Хәлиуллина
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк