Рамил Шәрәпов: «Эшләгән кеше эш таба ул!»
Үзизоляция вакытында юмор остасы Рамил Шәрәпов инстаграм социаль челтәрендә кызыклы видеолар төшереп урнаштыра. Әлеге видоеязмаларны интернетта утыручылар бик яратып карыйлар.
Үзизоляция вакытында юмор остасы Рамил Шәрәпов инстаграм социаль челтәрендә кызыклы видеолар төшереп урнаштыра. Әлеге видоеязмаларны интернетта утыручылар бик яратып карыйлар.
Бүген урнаштырылган язмасында артист үзенең яңа шөгыле белән уртаклашты. «Җәмәгать, эшләгән кеше эш таба ул! Без менә күрше Катя белән тавыклар «дрессировать» итәргә булдык әле!» – ди Рамил. Әйтеп бетерүе белән янәшәсендә торган хатын-кыз: «Малыши! Малыши, килегез!» – дип тавыкларын чакыра башлады. Ни гаҗәп, кош-кортлар чыннан да хуҗаларының тавышын ишетеп, йөгереп килделәр.
«Кыскасы, кемнең тавыгын «дрессировать» итәргә кирәк, безне чакырыгыз! Үзегезнең тавыгыз гына түгел, күршенеке дә йөгереп киләчәк!» – дип шаярта Рамил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк