Рамил Шәрәпов: «Заманалар үзгәрде, мин хәзер эшсез...»
Бу яңалыкларны ишетеп, иң акчасыз кешеләр шушы артистлар икән, дигән нәтиҗәгә киләсең.
Үзизоляция шартларының артистларга нинди йогынты ясавын беләсең килсә, Инстаграмга кереп карау җитә. Онлайн концертлар, туры эфирлар, маска тегүләр дисеңме.
Ничек кенә булса да, өйдә утыруның өченче атнасы үзен сиздерә башлады.
Төп эшләреннән мәхрүм ителгән артистлар да төрле юллар белән акча эшләү ысулларын эзли башлады. Рамил Шәрәпов әнә сыерчык оясы ясаган да, «Быел сыерчыкларны бушка кертә алмыйм. Заманалар үзгәрде. Мин хәзер эшсез. Бүгеннән башлап яшәү урыны түләүле», ‒ дип шаярта.
Без шаярабыз. Ә рус эстрадасы артистлары чил илләрдәге фатирларын сатуга куйган, хәтта концерт киемнәрен сатучылар да бар. Бу яңалыкларны ишетеп, иң акчасыз кешеләр шушы артистлар икән, дигән нәтиҗәгә киләсең.
Сәламәт булыйк, дуслар! Тиздән барысы да үз урынына кайтыр, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк