Равил Шәрәфиев тамашачыга нәфис сүз кайтачагына ышана

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халыкка хәзер нәфис сүз кирәкми кебек тоелса да, бу вакытлы күренеш дигән фикердә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Равил Шәрәфиев.

“Халыкка нәфис сүзнең нәфисе кирәкми, бераз ямьсезрәк сүзләр кирәк, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Әнгам Атнабаев шигырен укырга килгәч. - Сүз хәзер корпоративта сөйләнә башлады, ә анда сүзнең нәфисе кирәкми. Ашап утырган кешегә чүт кенә оятсызрагы да ярый. Нәфис сүз сөйләсәң, син үзең дә кирәкмисең”.

“Безнең заманда бөтен кеше шигырь укый иде. Студент елларында классик әсәрләрдән өзекләр уйнап йөрдек. Йотылып карыйлар иде. Без тамашачыны үзебез боздык, - дип дәвам итә ул. - Мин тамашачының зәвыгын тәрбияләргә дигән әйбер белән килешмим. Аны бозмаска гына кирәк. Ул тәрбияле туа. Боздык та хәзер тәрбияләргә калдык”.

Искәртеп үтәбез, кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тәкъдиме белән, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Тәртип" радиосы белән берлектә яңа видео/радио-проект старт алды – татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев шигырьләрен укыйлар. Проектта Равил Шәрәфиев та катнаша. Ул Әнгам Атнабаевның “Унбиш яшьтәш үстек” исемле шигырен укыды. 

татар-информ

Фото: Султан Исхаков

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
487
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
28 март 2023 - 09:54
244
0
0
"Апуш" - җиңүче!
22 март 2023 - 15:43
518
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
913
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
894
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
880
0
0
Кем бу?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы