Рифат Фәттахов татар китабын таныту турында уйлап карарга сүз бирде
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Танылган татар продюсеры Рифат Фәттахов татар китабын таныту өлкәсендә уйлап карарга сүз бирде. “Язучыларның бу фикерен ишетү көтелмәгәнрәк булса...
(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Танылган татар продюсеры Рифат Фәттахов татар китабын таныту өлкәсендә уйлап карарга сүз бирде. “Язучыларның бу фикерен ишетү көтелмәгәнрәк булса да, мине татар дөньясы продюсеры итеп танулары күңелле. Әлбәттә, монда минем турында гына сүз бармый, гомумән, продюсерлар кирәклеге турында. Татар китабының менеджменты турында уйлап карарга кирәк”, - диде ул.
Рифат Фәттахов “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, үзенең күптән шәхси нәшрият ачу уе булганлыгын да әйтте. “Нәшрият өлкәсендә тәҗрибәм бар, әмма моңарчы кул тими иде, инде язучылар сорый башлагач, бу эшкә алынасы булыр”, - ди ул.
Искәртеп үтәбез, бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Башкортстан публицисты, "Тулпар" журналының проза бүлеге мөдире Дилбәр Булатова татар китапларын халыкка танытуны продюсерлар башкара алуы турында фикер әйтте. “Бәлки, продюсер Рифат Фәттахов, артистларны күтәргән кебек, безнең китапларны югары дәрәҗәдә рекламаларга һәм күтәрергә тиештер”, - диде ул.
Мәгълүмат өчен. Рифат Фәттахов Казан дәүләт университетының журналистика факультетын, татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлаган. «Мәгърифәт» газетасын чыгаруны оештыручыларның берсе һәм 1991-1998 елларда беренче баш мөхәррире; 1998-2009 елларда «Татарстан» журналының баш мөхәррире; 2009-2011 елларда «Идел» журналының баш мөхәррире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
21 сентября 2025 - 21:00
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
Комментарий юк