Рифат Зарипов рөхсәтсез концерт куя?!
Татар эстрадасы артистлары концерт куя алмый интегеп, карантинда яткан арада Рифат Зарипов әллә барлык кагыйдәләрне узып берүзе генә җырлап ята дисезме?
Татар эстрадасы артистлары концерт куя алмый интегеп, карантинда яткан арада Рифат Зарипов әллә барлык кагыйдәләрне узып берүзе генә җырлап ята дисезме? Дөрес уйлыйсыз, авылда, су буенда концерт куюны беркем дә тыймады ләбаса!
«Ә миңа барыбер, мин концертларны куям! Рәхим итегез, адресы: Бакча башы, Сок елгасы, Тал төбе», ‒ дип шаярта артист.
Комментарийларда әлеге үзизоляция шартларын ‒ әти-әниләр янында булыр өчен менә дигән мөмкинлек дип таба артистның тамашачылары. Бер төркем язылучылар «Бераз бергә торыгыз, хәлләрен белегез. Дөнья мәшәкате, гастрольләр дип аларга азрак вакыт бүлә башладыгыз. Гомер кыска, бергә булыр өчен вакыт табарга кирәк», ‒ дип искәртсә. Икенчеләре исә билетлар алып та, бара алмаган концертларның акчасы кайтарылмаганга борчыла.
Билет акчасы гына кайтарылыр. Иң мөһиме ‒ исәнлектә күрешергә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк