Ришат та Америка турында хыяллана
Җырчы Ришат Төхвәтуллин матбугат конференциясендә журналистларның төрле сорауларына җавап бирде. Ришат татар эстрадасына үзенең кинәт кенә кереп китүе хакында әйтте. Ул эстрадага якты уй-хыяллар белә...
Җырчы Ришат Төхвәтуллин матбугат конференциясендә журналистларның төрле сорауларына җавап бирде.
Ришат татар эстрадасына үзенең кинәт кенә кереп китүе хакында әйтте. Ул эстрадага якты уй-хыяллар белән килгән булган, ләкин аны бик тиз җиргә төшергәннәр. Ришат татар эстрадасындагы көндәшлек белән күзгә-күз очрашкан. «Көнләшүчеләрем көннән көн арта», ди ул.
Ришатның киләчәккә планнары зурдан икән, ул алар белән әлегә бүлешмәде. «Кризистан чыктым, иҗатымны күтәреп җибәрә алдым», дип сөйләде Ришат.
Белүебезчә, Ришат белән Филүс Каһиров дуслар. Ришат якын дустының Америкага барып кайтуы хакындагы фикерләре белән уртаклашты. «Филүс белән бер уку йортында укыганда ук, ул миңа юл ярып барды. Ул эшләгән ялгышларны мин эшләмәскә тырыштым. Америкага бару ‒ минем зур хыялым. Монда да Филүс беренче булды. Алга таба мин дә үземнең хыялымны тормышка ашырырмын дип ышанып калам», диде җырчы.
Әле Ришат җырлап кына йөрми икән, аранжировкалар ясау белән дә шөгыльләнә. Җырлаудан китергә туры килсә, киләчәккә мендәр әзерли.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк