Ришат Төхвәтуллин: «Сиңа карата мәхәббәтем көннән-көн арта»
Татар эстрадасында яңа пар барлыкка киләме әллә?
Лэйна исеме астында чыгыш ясаучы яшь җырчы кыз татар эстрадасына «Малай на белом Барсе» җыры белән кинәт килеп керде.
Әле шактый яшь булуына карамастан җырчы кыз тиз арада халык күңелен яулап алды һәм үз тамашачысын булдырды. Татар эстрадасының инде шактый популярлык казанган артистлары белән дә дустанә мөнәсәбәтләрдә торган кызчык безнең буйдак егетебез Ришат Төхвәтуллинның да йөрәген тиз яулап алган. Лэйнаның Инстаграм челтәренә урнаштырган язмасы астында Ришат җырчы кызга мәхәббәт аңлата түгелме соң?
«Матурлыгың белән акылымнан шаштырасың. Сиңа карата мәхәббәтем көннән-көн арта. Нигә мине шундый газапларга саласың?» ‒ дип яза артист.
Әллә чынлап, әллә юри... Татар эстрадасында яңа пар барлыкка киләме әллә, бу хакта соңрак белербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк