"Рәхәт"ләнеп ял итегез!
«Рәхәт» тә рәхәтләнеп ял итәргә килегез сез дә! Җәе генә сынатмасын!
Танылган җырчы Илнат Фәрхуллин үзен яңа өлкәдә сынап карарга булган. Тиздән Яшел Үзән районының Әйшә авылы җирлегендә «Рәхәт» дигән комлык ачылачак. Бу без гадәтләнгән гади кызыну урыны гына түгел. Биредә төрле күңел ачу чаралары узачак. Мәсәлән, пляжга килүчеләр үзләрен төрле мастер-классларда сынап карый ала, аттракционнар да булачак биредә, концерт программалары да каралган, җәйге кинотеатр да эшләр дип көтелә. Комлыктагы яңалыклар моның белән генә төгәлләнми. Бу – мөмкинлекләре чикле кешеләрне күздә тотып уйланылган бердәнбер комлык, дисәк тә ялгышмабыз. Илнат сүзләренчә, пляжга керү юллары, комлыкның үзе махсус алар өчен җайлаштырылган. Әлеге проект «Ресторат» компанияләр төркеме җитәкчесе Фәнис Садретдинов белән бергәлектә эшләнә. «Фәниснең мондый проектлар эшләү тәҗрибәсе зур», – диелде матбугат конференциясендә. Комлык ачылышы 1 июльгә билгеләнгән. «Барыгызны да коймак белән сыйланырга чакырабыз», – диде Илнат. Пляж тулы көченә эшли башлагач, биредә ял итү мөмкинлекләре тагын да артачак. Тиздән монда 30 лап өй-глэмпинг булдырырга ниятлиләр. Анысы инде ел әйләнәсе эшлиячәк. Матбугат конференциясендә күпләр «Илнатның йокысы туймаганы сизелә, бик күп эшлисең бугай», дип тә кызыксынды. Эшмәкәр Фәнис Садретдинов сүзләренчә, йоклап ятсаң, мондый проектларны тормышка ашырып булмый. Баш көн-төн әлеге уй-хыяллар белән мәшгуль.
Шуның өстенә Илнат иҗади кеше дә бит әле. Берсеннән-берсе шәп җырлары, клиплары чыга тора. Әле рус телендә дә җырлый башлаган. «Бу миңа аудиториямне киңәйтергә мөмкинлек бирде, чыгышларымны карарга урыслар да килә», – ди Илнат Фәрхуллин. Аның көйязар булуы да билгеле, тик монысына вакыты җитми. «Аннары син тырышып-тырмашып, төн йокыларын качырып иҗат иткән продуктның кадере дә кимеде», – ди җырчы.
Ярар, Илнатка бу эшмәкәрлек сыйфатлары белән иҗади талантын берләштереп бара алырлык көч, илһам, уңышлар телибез. «Рәхәт» тә рәхәтләнеп ял итәргә килегез сез дә! Җәе генә сынатмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк