Роберт Миңнуллинны искә алу кичәсе узачак
Анда конкурс җиңүчеләре игълан ителәчәк
📚 ТР Мәдәният министрлыгында Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә конкурсы буенча утырыш узды.
Конкурска 135тән артык гариза бирелгән.
✍🏻 Конкурска «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы драма әсәре», «Иң яхшы балалар шигыре» номинацияләр буенча сәнгать әсәрләре кабул ителде.
📖 Конкурс балалар һәм яшүсмерләрнең татар теле һәм укуга кызыксынуын арттыру, шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатларында, ТР Мәдәният министрлыгы ТР Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә.
🎼 22 ноябрьдә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Роберт Миңнуллинны искә алу кичәсе узачак, анда конкурс җиңүчеләре игълан ителәчәк.
Мәдәният министрлыгы телеграм-каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк