Роспотребнадзорда искәртүләренчә, дифтериягә каршы төп профилактик чара - иммунизация.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Роспотребнадзор Россия гражданнарын Украинада дифтерия йоктыру куркынычының артуы хакында кисәтте. Луганск өлкәсе территориясендә дифтериянең тәүге ике очрагы 2018 ел башында теркәлгән, диелә ведомство хәбәрендә.
Украина диагнозны раслау өчен кирәкле серология тикшерүләре үткәрми, дип искәртәләр Роспотребнадзорда.
Соңгы өч елда Украина дифтерия һәм кызамыкка каршы вакцинага зур кытлык кичерә, бу эпидемиологик хәлнең катлаулануына китерәчәк.
- Роспотребнадзорда искәртүләренчә, дифтериягә каршы төп профилактик чара — иммунизация. Россиядә дифтериягә каршы прививка милли календарь кысаларында ясала.
-
Фото: pixabay.com
-
Комментарий юк