Ростов-Дон шәһәрендә татар телен өйрәтү курслары ачылды
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Ростов-Дон шәһәрендә татар телен өйрәтү курслары ачылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте. Курслар Ростов өлкәсенең «Як...
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Ростов-Дон шәһәрендә татар телен өйрәтү курслары ачылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте.
Курслар Ростов өлкәсенең «Якташлар» Татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы тарафыннан Ростов өлкәсе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте ярдәмендә оештырыла. Ул татар халкының милли үзенчәлеген саклау, татар телен үстерү һәм саклап калу максатыннан үткәрелә.
Дәресләр һәр якшәмбедә оештырыла.
Курслар «Сәламләү. Танышу. Әңгәмә кору этикеты», «Гаилә. Йорт. Ата-аналар», «Атна көннәре. Ел фасыллары. Вакыт» кебек тематик бүлекләр буенча уздырыла.
Фото: tatar-congress.org
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк