Әрсезләнә белмәдем...
Тормыш булгач нишләтәсең? Бүгенге көндә бик бәхетлемен! Өйгә кайтасы килеп ашкынып кайтам...
Менә кайда ул тыйнаклык, затлылык! Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев белән сөйләшкәннән соң, күңелдә бары тик шундый тәэсир генә калды. Мин шалтыратканда ул бакчада эшләр белән мәшгуль иде. Шуңа әңгәмәбез дә авыл һәм шәһәр турында сөйләшүдән башланды...
– Рөстәм абый, сез авылда туып үскән егет. Хәзерге көндә шәһәрдә яшисез. Туган якларга сагынып кайтасызмы?
– Сагынмаган кайда! Менә ялларда авылга кайттым, бик зур эшләр башкарып йөргән мәлебез. Монда эш беркайчан да бетми инде ул. Ләкин аның уңай нәтиҗәсен күргәч, күңел шатлана бит. Шәһәр белән авыл арасында кайсын ныграк яратканымны өзеп әйтә алмыйм. Ул миңа «әниеңне ныграк яратасыңмы, әтиеңнеме?» дигән кебек яңгырый. Шәһәр белән авыл ир белән хатын кебек бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. Әмма минем профессия белән авылда яшәп булмый. Аның каравы улым авылны бик ярата! Киләчәктә дә аны ташламас дип ышанам инде.
– Башкортстанның Благовар районы Былышлы авылында узган күңелле балачак елларына кайтыйк әле...
– Мин 17 яшемә кадәр авылда үстем. Хуҗалык эшен бик яраттым, мәктәптән кайтуга мал-туар эшенә тотына идем. Балачак дигәч, әти-әни турында әйтеп китү дөрес булыр. Әтием Мәҗит, кызганыч, узган ел ноябрь аенда вафат булды. Гаиләбез белән бу кайгыны бик авыр кичердек. Күңел һаман ышанмый, әти менә шунда гына йөри кебек. Ул гомере буе авылда шофер булып эшләде. Пенсиягә җиткәндә авто-слесарь булды. Лаеклы ялга чыккач, мулла вазыйфасын башкарды. Мактанып әйтүем түгел, әмма авылдашлар бик яратты үзен. Хәзер дә юксыналар... Ул төскә-биткә чибәр, шаян, әле өстәвенә матур җырлый иде. Әнием Рәмзилә авылда завсклад булып эшләде, аннары берничә ел почтада хезмәт куйды. Хәзерге көндә лаеклы ялда, дөнья көтеп, бакчасын карап яшәп ята, Аллаһка шөкер! Әниемә хас пөхтәлек, чисталык миңа да күчкән ахры. Икебез дә чисталыкны яратабыз. Ә әтидән миңа техника «җене» кагылган. Минем өчен машина тимер түгел, ә җанлы әйбер кебек. Әти дә шулай кабул итә иде.
– Хуҗалык эшен яраткан, техника белән «сөйләшкән» авыл егете сәнгать юлына ничек кереп китте соң?
– Җырлау нәселдән килгәндер инде, әби-балайлар да моңлы булганнар. Әти белән әнине әйтмим дә! Әткәй миңа һәрвакыт моңлы җырлар башкарырга куша иде. Шул рәвешле миннән имтихан ала иде әле! Әмма ул вакытларда артист булам дигән уй башыма да килмәде. Тугызынчы класстан соң авыл хуҗалыгы училищесына киттем. Озак та үтмәде, анда укыйсым килмичә, бер атнадан кире кайттым. Мәктәп директоры белән яңадан сөйләшеп, мәктәптә укуны дәвам иттем. Шул елда безнең мәктәпкә татар әдәбияты укытучысы кайтты. Дәрестә әсәрләрне рольләргә бүлеп укый идек. Менә шул миңа бик ошый иде. Укытучы миндә сәләт күрепме, сәнгать юлына адым ясарга ярдәм итте – оялудан аралады. Бик оялчан, тыйнак егет идем бит. Берсендә ачык дәрестә беренче тапкыр гармун күтәреп чыктым да, «Әйткән идең әгәр сөя калсаң...» һәм «Агыла да болыт агыла»ны җырладым. Икенче очрак болай булды: клубта җыр конкурсы узды. Шунда Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган күрше авыл егетләре кайтты. Алар минем җырлавымны ишеткәч, сәнгать училищесына барырга киңәш иттеләр. Клубтан биш рәтле баянны алып, «Зөләйха»ны башкарып укырга кердем. Ләкин мин анда җырчы булам дип түгел, ә баянчы булам дип барган идем. Кафедра мөдире минем тавышны тыңлап карады да, «Баянчылар болай да җитәрлек, син җырла әле!» – дип имтиханга чакырып калды. Сәнгатькә кереп китү менә шулай башланды...
– Сез аннары укуыгызны дәвам иттегез бит...
– Дүрт ел училищеда укыганнан соң, Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал бүлегенә кердем. Укыган елларда опера театрында эшләдем. Аннары язмыш мине Казан шәһәренә китерде. 2006 елда бирегә күченеп килдем һәм Казан шәһәр филармониясе солисты булып эшли башладым.
– Филармониядәге эшчәнлек опера театрыннан бик аерыла бит.
– Әлбәттә, аерыла! Театрдан китәр алдыннан гастрольләр белән Португалиягә барып кайткан идек. Минем үсә башлаган яшь вакытлар иде ул. Опера театрыннан мине җибәрергә теләмәделәр, Казанга китүемнең сәбәбен сорадылар. Мин укырга барам, дидем. 2006 елда мин Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Анда опера студиясендә укуым һәм эшләвем тагын бер баскыч үсеш булды. Ул чорда талантлы яшьләр – Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров, Эльза Исламова, Айдар Сөләйманов белән бергә спектакльләр куйдык, гастрольләргә йөрдек. Сәнгать эшен шулай параллель рәвештә алып барырга тырыштым. Дөресен әйткәндә, операда күңел өчен җырладым. Казан дәүләт консерваториясендә укуым, филармониядә эшләвем белән әле дә горурлана килдем. Бөтен дөньяны йөреп чыктык дисәм дә була. Миннән еш кына «Башкортстанны яратасыңмы, Татарстаннымы?» – дип сорыйлар. Мин аларның икесенә дә «кайтам» дип сөйләшәм.
– Рөстәм абый, сез беркөнлек җырчы түгел, зәвыклы, затлы булуыгыз белән аерылып торасыз. Әмма хәзер тамашачының зәвыгы үзгәрә бара кебек тоелмыймы?
– Мин беркөнлек әйберләр белән кызыксынмыйм, кыйммәтләрем башка. Шулай ук аена 40 концерт куям дип мактана алмыйм. Булса бер һәм чын булсын ул. Һәрвакыт ихласлыкны өстен күрәм. «Рөстәм, син гел костюм-галстук кына киеп йөрисең, хәзер эстраданы тишек-мошык ыштан кигән артистлар басты» диләр миңа. Ә иң кызыгы – алар үзләре үк шул артистның концертларына йөриләр. Минем концертка килү өчен чакыру өмет итәләр. Чакыру биреп тә, кимчелек, гаеп эзләүчеләр була. Югары сәнгатьне аңлаучы тамашачыларыбыз аз. Бу бик кызганыч хәл. Мәсәлән, Рөстәм Яхин, Сара Садыкова, Салих Сәйдәшев иҗат концертларына тамашачыны җыеп булмый. Яшьләр арасында да сирәк алар...
– Алары да шул өлкәдә укучылар, эшләүчеләр яки сәнгать белән кызыксынучылардыр инде...
– Әйе, бик дөрес! Аңлаган, шунда кайнаган кешеләр. Югары сәнгать төпле һәм чын була. Җырлары – безнең тарихны йөртә торганнары. Ә ике көнлек җырлар бүген бар, иртәгә юк. Минем яратып әйтә торган бер сүзем бар: беркөнлек җырлар салют кебек булса, югары сәнгать – багана уты кебек яна. Аерма шунда: салют атыла да бетә, ә багана уты – көн-төн хезмәт итә. Һәм халыкка кирәклерәк була...
– Кызык чагыштыру!
– Хәзер тамашачыга салют, шоу кирәк. Бу авыр мәсьәлә, чөнки һәркемнең үз фикере, зәвыгы бар. Минем бер генә артистны да гаеплисем килми. Әгәр аның үз тамашачысы бар икән – димәк, бу аның юнәлеше.
– Иҗат темасыннан бераз читкә китеп, шәхси тормышыгыз турында сөйләшеп алыйк әле...
– Шушы сорау белән үзәккә үтәләр инде. Менә тагын күңелем тулды...(көлә)
– Сез бер дә нечкә күңелле кешегә охшамаган бит!
– Охшамаган гына ул, мин бик нечкә күңелле кеше. Әтием дә шундый иде, улым да нәкъ үзем! Аның белән кызганыч кинолар карыйбыз.
– Шулай итеп, шәхси тормыш турында сөйләшмибез инде?
– Юк, мин шаярып әйтәм бит! (көлә) Әйе, булды инде өйләнүләр... Студент вакытта өйләндем, әмма үзегез беләсез, бергә озак яшәмәдек. Беренче өйләнүемнең нәтиҗәсе – кызыбыз, җырчы сандугачыбыз Гөлназ бар. Аның белән горурланып яшим. Кая гына барсам да, «Кызыгызны яратам!» диләр. Тамашачылары арасында өлкән буын вәкилләре дә бар. Шуңа күрә мин Гөлназга «Кигән киемнәрең дә затлы булырга тиеш» дим. Аның артист буласы балачагыннан билгеле иде инде. 3 яшендә сәхнәгә йөгереп чыкканы хәтеремдә уелып калды. Аны таныйлар, беләләр, яраталар.
– Рөстәм абый, сез аннары икенче тапкыр өйләндегез. Бүгенге көнегездән канәгатьме?
– Барысын да күрергә туры килде инде, авыр чаклар да булды. Тормыш булгач нишләтәсең? Бүгенге көндә бик бәхетлемен! Өйгә кайтасы килеп ашкынып кайтам. Тормыш иптәшем Айгөлне, балаларымны бик яратам! Аннары, үземне күп балалы әти булырмын дип уйламаган идем. Балаларга килгәндә, Мөслим улыбызга – 13 яшь, Әминә кызыбызга – 8 яшь, Хәбил улыбызга –1 яшь. Төпчек улыбызга исемне танылган татар көрәшчесе Хәбил Бикташевны күзаллап тәкъдим иттем. Чөнки улыбыз зур гәүдәле булып туды. Озак уйлап тормадым: «Хәбил бу» дидем. Аннары Гөлназның кызы Динә дөньяга килде. Шулай итеп бабай да булып куйдым!
– Гаиләдә берең – ут, икенчең – су булырга кирәк диләр. Сез кайсысы?
– Мин уттыр. Гомумән суны яратмыйм – йөзәргә дә, эчәргә дә. Безнең профессиядә ут булырга кирәк. Әмма миндә тыйнаклык көчле, гомер буе әрсез була алмадым.
– Быел сезнең тормышта күңелле вакыйгалар шактый. Шуларның беренчесе – Татарстанның халык артисты исеме бирелде!
– Мин ул көнне Оренбургта концерт куеп йөри идем. Бу хәбәр турында ишеткәч, билгеле, ышанмадым. Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр бит. Ул көнне концертта да бу хакта әйтмәдем. Машинада кайтып барганда күзгә яшьләр тулды: «Эх, әти күрми калды...» – дидем. Ул бик куанган булыр иде мәрхүм. Ә бу зур бүләк мине бик канатландырды. Мең рәхмәт кенә әйтәм.
– Әңгәмәне сезнең тормыш девизы белән тәмамлыйк әле?
– Мин үз сүзендә тормаган, алдаган кешеләрне яратмыйм. Һәрвакыт ихлас һәм чын булыйк! Бер көнлек дөньяда яшәгәнебезне онытмасак иде.
P.s. Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Асаевның тормышында барган күңелле вакыйгаларның икенчесен әйтмәгәнмен икән. Быел ул үзенең 45 яшен билгеләп үтә. Үзе әйтмешли, тыйнак һәм оялчан булгангамы, «Минем яшем 18дә генә!» –ди, сер бирми. Ә без аны юбилее белән тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк